Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кабат сугыш булмасын!

Дәһшәтле сугыш еллары Тыныч типкән йөрәкләргә Төзәлмәс яра салды. Яшәү дәрте белән янганнарның Гомеркәйләрен алды. Күпме сагыш, күз яшьләре, Күпме хәсрәт, күпме моң, Ул елларның фаҗигасен Онытып буламы соң? Меңләгән абый, әтиләр Калды сугыш кырында. Күпме ятимнәр елады Тол хатыннар кулында. Бер тапкыр да әти диеп, Әйтә алмый үстеләр. Әтилеләргә...

Дәһшәтле сугыш еллары

Тыныч типкән йөрәкләргә

Төзәлмәс яра салды.

Яшәү дәрте белән янганнарның

Гомеркәйләрен алды.

Күпме сагыш, күз яшьләре,

Күпме хәсрәт, күпме моң,

Ул елларның фаҗигасен

Онытып буламы соң?

Меңләгән абый, әтиләр

Калды сугыш кырында.

Күпме ятимнәр елады

Тол хатыннар кулында.

Бер тапкыр да әти диеп,

Әйтә алмый үстеләр.

Әтилеләргә кызыгып,

Күз яшьләре түктеләр.

Әтисез үскән балалар

Җитмеш яшьтән үтәләр.

Тик шулай да әле һаман

Җылы хәбәр көтәләр.

Канлы сугыш вәхшилеген,

Ерткыч фашист солдатлары

Китергән афәтләрне,

Суга салсаң, су күтәрмәс,

Җилгә очырсаң, җил исә алмас,

Күргән ул газапларны.

Кояшлы күк йөзебезне

Болытлар капламасын!

Җиребездә беркайчан да

Кабат сугыш булмасын!

Әниләр дә, бәбиләр дә

Тол-ятимлек күрмәсен!

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев