7 май 2016 яңалыклары
-
Бәрәңгене үләндә дә үстереп була
Икенче икмәкне болай үстерү "акыллы" түтәл дип атала. Аны казыйсы, су сибәсе, чүбен утыйсы юк. Җир казуны бөтенләй онытырга кирәк. Чөнки сезонга ике тапкыр бакчаны казыганда андагы барлык микроорганизмнар үлеп бетә, туфрак уңдырышсызга әйләнә. Бәрәңге утырту өчен түтәлнең киңлеге 80-100 см булырга тиеш. 1. Әзерләү Утыртканда бәрәңге үргән булырга тиеш....
-
Татарстаннан Кырымга – ташламалы бәядән
Дәүләт субсидиясенә өмет тота торган авиаочышлар компанияләре исемлегенә Татарстанның өч шәһәре кертелде. Россия федерациясенең министрлар кабинетында басылган карар буенча, әлеге исемлектә республиканың Казан, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләре. Әлеге шәһәрләрдән Кырымга субсидияле - димәк ташламалы бәядән очу мөмкинлегеннән 23 яшькәчә булган гражданнар, пенсионерлар, балачактан II һәм III төркем инвалидлар, I төркем...
-
Әтиемне күрмәсәм дә, күңелем юксына
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел булса да, үткән авыр еллар бүгенгедәй хәтердә саклана. Әти яуга киткәндә мин әле карында калганмын. "Син туганчы әйләнеп кайтырмын", - дип чыгып киткән ул. Әни аны өч бала белән озатып калган. 1942 елда мин дә дөньяга аваз салганмын. Бу вакытта әле әтинең хатлары килеп...
-
Район газетасына язылырга онытмагыз!
Хөрмәтле абунәчеләребез! 12-22 май көннәрендә газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен 534 сум 60 тиеннән язылу мөмкин булачак (ә хәзер язылу бәясе 594 сум). Вакыт тиз уза, 10 көн эчендә район газетасына...
-
Кукмарада бәйрәм салюты кичке сәгать унда була
Бөек Җиңү бәйрәме программасында җиңел атлетика буенча эстафета, Кукмараның үзәк урамы буйлап тантаналы төстә Җиңү паркына бару, тантаналы митинг, Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт, массакүләм күңел ачулар бар. Бәйрәм салюты исә кичке сәгать унда була.
-
Илсөя Бәдретдинова Әгерҗедә "ял итә"!
Эстрадабызның үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Казанда өч бүлмәле фатир алуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә җырчы өенә яңа җиһазлар алган, матур гөлләр утырткан. "Күптән әйтелгән нәзеремне тормышка ашырдым - яңа нигездә Коръән ашы укыттым. Өем тагын да ямьләнеп киткән сыман булды", - ди Илсөя. Май бәйрәмнәрендә Илсөя Бәдретдинова...
-
Коточкыч хәл: кияү белән кәләш машинада янып үлгән
Куркыныч авария Бурятия федераль трассасында була. "Toyota Premio" машинасын йөртүче идарәне югалтып, каршы яктан килүче йөк машинасы астына килеп керә һәм яна башлый. Бераздан ут йөк машинасына каба. Нәтиҗәдә ике машина да янып бетә. Җиңел машинадагы кыз белән егетне берничек тә коткара алмыйлар, алар тере килеш янып үләләр. Интертат.ру
-
Кабат сугыш булмасын!
Дәһшәтле сугыш еллары Тыныч типкән йөрәкләргә Төзәлмәс яра салды. Яшәү дәрте белән янганнарның Гомеркәйләрен алды. Күпме сагыш, күз яшьләре, Күпме хәсрәт, күпме моң, Ул елларның фаҗигасен Онытып буламы соң? Меңләгән абый, әтиләр Калды сугыш кырында. Күпме ятимнәр елады Тол хатыннар кулында. Бер тапкыр да әти диеп, Әйтә алмый үстеләр. Әтилеләргә...