Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиемне күрмәсәм дә, күңелем юксына

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел булса да, үткән авыр еллар бүгенгедәй хәтердә саклана. Әти яуга киткәндә мин әле карында калганмын. "Син туганчы әйләнеп кайтырмын", - дип чыгып киткән ул. Әни аны өч бала белән озатып калган. 1942 елда мин дә дөньяга аваз салганмын. Бу вакытта әле әтинең хатлары килеп...

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 71 ел булса да, үткән авыр еллар бүгенгедәй хәтердә саклана.

Әти яуга киткәндә мин әле карында калганмын. "Син туганчы әйләнеп кайтырмын", - дип чыгып киткән ул. Әни аны өч бала белән озатып калган. 1942 елда мин дә дөньяга аваз салганмын. Бу вакытта әле әтинең хатлары килеп торган. Минем кыз бала икәнемне дә, исемемне дә белеп калган.

Мин - әниемнең күкрәк сөтен иң озак имгән баласы. Биш яшьләр тирәсе булгандыр, сөте юк, иммим инде, дигәнемне беләм шикелле. "Әни, син үзең дә ачлы-туклы яши идең бит. Ник мине шулай озак имездең? - дип сорагач: "Әз-мәз ризык белән чирләп калмасын. Таза булып, әтиең кайтканчы матур кыз булып үссен дип уйладым, - дия торган иде. Әтине искә алып сөйләшкәндә: "Әни, минем аны бер тапкыр да күргәнем булмады. Шулай да күңел юксына, елыйсы килә. Нигә алай икән?" - дип сорый идем. "Сезнең күңелләргә моң безнең хәсрәтле күкрәк сөте аша сеңгән", - дип җавап бирә иде әни.

...Сугыш дәвам итә, көн итү кыенлаша бара. Әнинең: "Мондагы тормышның авырлыгын аңлатып бетерә торган түгел. Син анда ялгыз башың әле", - дип язган хатына каршы әти:

Машиналарда барабыз,

Төшеп сулар алабыз.

Нинди безгә рәхәт көннәр?

Ут эчендә янабыз,

- дип, шигырь юллары белән җавап биргән. 1944 ел башында бик каты яраланып, 7 ай госпитальдә ятканнан соң, әтинең хаты килде. "Моннан чыккач, кайтырга өметләнгән идем. Сугышка кертерләр, ахры",- диелгән. 1944 елның августында яуга керәбез дип язганы соңгы хаты булган. Күп үтмәгән, "Батырларча һәлак булды" дигән кайгы хәбәре килгән. Әни шул хәбәрне алыр алдыннан төшендә әтинең ап-ак киемгә киенеп кайтып кергәнен күргән. Ак төсне яхшыга юраган, кәфенгә төренүе дип уйламаган. Әтием Габделбарый һәм аның ике туганы Мөбарәкша абый белән Гарәпша абый сугыштан әйләнеп кайтмаган.

1945нең язы -Җиңү көне җиткән. Ирләре фронтта һәлак булып, күп балалар белән михнәтле тормышта калган тол хатыннарның язмышы аяныч иде.

Аклы ситса күлмәгемнең

Җиргә төшә аклыгы.

Сугышлары басылса да,

Безгә түгел шатлыгы.

Бу әнинең җырлап-елап юана торган җыры иде.

Без әнигә дүрт бала, үз әнисе - бишенче. Безне туйдырыр өчен асраган сыер да аның җилкәсендә. Тагын әнинең туганнары: кулы имгәнеп кайткан Исхак абый, дөм сукыр калган Якуп абый. Энесе Харис абый исә үлеп калды.

Сыер асраган кешеләргә дәүләткә 280 литр сөт тапшырасы. Аны әни ак май итеп түли, безгә сепарат сөтеннән эремчек ясап ашата иде. 300 йомырка, 40 килограмм ит, 3 центнер бәрәңгене мәҗбүри җыеп бирәсе. Бармы ул синең, юкмы - анда беркемнең эше юк. Бәрәңге өчен суган үстереп, шуның белән түли иде әни. Иң үзәккә үткәне - заем. Ул май айларында кыска срок белән була. Бу вакытта ашарга бәрәңге, сыерга печән юк: искесе беткән, яңасы җитмәгән, чын ачлык чоры иде. Ире сугышта үлгән, балалары күп дип, әнигә бернинди дә ташлама ясамадылар.

Әйе, безнең әни нык булган, барлык авырлыкларны да җиңеп чыга алган. Бу батырлык түгелмени?! 17 сутый урак урып, нормасын үтәгәнгә, баш түбәсенә күтәреп кайткан печән көлтәсен актармадылар. Аның эчендә тук башаклар алып кайтып, шуларны җыеп, сугып, киптереп, шешә белән тәгәрәтеп ярма ясап, аш, ботка пешереп ашаткач, ач булмаганбыз инде.

Колхоз рәисе Вилдан абый Закиров хезмәт кешесенең кадерен белүче, аңлы, акыллы кеше булган. Бөр елгасы суын буып, электр энергиясе алу, тирә-юньдә иң беренче миллионер Ленин исемендәге колхоз оештыру да - аның хезмәте. Бригадир Мөбарәкҗан абый Фазылҗанов та эшләгән кешегә ихтирамлы, оста оештыручы булган. 7-8 яшьләрдәге Нәкыйп абыемнан сорый икән: "Сез нәрсә ашыйсыз, энем?" - дип. Абый аңа: "Әнинең көлтәсеннән башак җыябыз да, шуны кыздырып ашыйбыз", - дип җавап биргән. Шуннан соң бригадир әнигә: "Балаларыңны ач итмә, Фатыйма. Бер шешенсәләр, терелтә алмассың", - дип киңәш иткән. Ә бит ул вакытта бер кесә ашлык өчен җавапка тарту, төрмәгә эләгү яный иде.

Яз көне, аякка чабата киеп, Кукмарадан, Шәмәрдәннән орлык ташу да хатын-кызлар җилкәсендә иде бит әле. Чабата исә барганчы гына чыдый. Тишелде-таралды дип, юлда калып булмый бит, кайтырга кирәк. Чабата чыдамаса да, бете бик үрчемле иде ул газаплы елларның, ач кешенең тәмам үзәгенә үтте. Аның өстәвенә хәер сорашучылар да бик күп булды.

Ул замандагы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән кешеләр юк инде хәзер. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Әни, гомере буе әтине көтеп яшәп, 90 яшендә бакыйлыкка күчте. Ә бит үлгән хәбәре килгән кешеләр арасында да исән-сау кайтучылар булды. Әнигә кадәр 59 яшендә олы абыем Нәкыйп, 57 яшендә кече абыем Мансур - икесе бер елны вафат булдылар. Пенсия яшенә җитмичә, эшләгәннәренең игелеген дә күрә алмадылар. Хәзерге көндә үткәннәрне сагынып сөйләргә 1934 елгы апам Хәдичә белән икебез исән әле.

Яннарыңда бер утырыр өчен

Бирер идем бүген әллә ни.

Юк шул инде, мәңгелеккә киттең

Иң кадерле кеше син, әни.

Бала кадере беленә картлык көндә,

Сәламәтлек - чирли башлагач.

Ризык кадере беленә тамак ачкач,

Кеше кадере - аны югалткач.

Еллар тыныч булсын, ул михнәтле чор турындагы язмалар музейларда гына саклансын. Хәзерге муллыкка, тыныч тормышка куанып, пенсияләрнең игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.

Миңсерур ГАРИФУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев