Сабантуйга (шигырь)
Менә тагын килеп җитте Көтеп алган Сабантуй. Хезмәт батырларын барлап, Данга күмә Сабантуй. Алтын куллар чиккән сөлге, Сәламли колгаларда. Иң көчлеләр бил алышыр Ямь-яшел мәйданнарда. Күңеллләргә ямь өстәлсен, Җәйге Сабан туенда. Җырлап, биеп, күңел ачыйк, Табигать куенында. Уен, көлке белән үтсен, Ямьле Сабан туебыз. Батырларга, диеп тәкәнең Иң симезен куегыз....
Менә тагын килеп җитте
Көтеп алган Сабантуй.
Хезмәт батырларын барлап,
Данга күмә Сабантуй.
Алтын куллар чиккән сөлге,
Сәламли колгаларда.
Иң көчлеләр бил алышыр
Ямь-яшел мәйданнарда.
Күңеллләргә ямь өстәлсен,
Җәйге Сабан туенда.
Җырлап, биеп, күңел ачыйк,
Табигать куенында.
Уен, көлке белән үтсен,
Ямьле Сабан туебыз.
Батырларга, диеп тәкәнең
Иң симезен куегыз.
Бар милләт халкы ярата,
Татарның Сабан туен.
Һәр ел саен кабатлансын
Бу изге матур җыен.
Рафилә ФӘТТАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев