Шигърият

Әгәр без бергә булсак! (шигырь)

Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Үткәннәрне барлыйм дисәм, Сыяр сыман... минутка. Әти-әни, сөйгән ярны, Хөрмәт итсәң дусны, туганны. Бер шырпы да җитә җылытырга Зур юлларда туңып калганны! Очкыннардан туа ялкын Ялкыннан була учак. Дөрли-дөрли янар уты Әгәр без бергә булсак! Тормышны бит тиңләп була Шырпыда янган утка... Яна...

Тормышны бит тиңләп була

Шырпыда янган утка...

Үткәннәрне барлыйм дисәм,

Сыяр сыман... минутка.

Әти-әни, сөйгән ярны,

Хөрмәт итсәң дусны, туганны.

Бер шырпы да җитә җылытырга

Зур юлларда туңып калганны!

Очкыннардан туа ялкын

Ялкыннан була учак.

Дөрли-дөрли янар уты

Әгәр без бергә булсак!

Тормышны бит тиңләп була

Шырпыда янган утка...

Яна әле минем учак,

Борчылмыйм әле юкка!

Мәгефур ЗАКИРОВ


Нет комментариев