Тормыш сынаулары сине озаткан көннән башланган (шигырь)
Сине күргәнемне хәтерләмим, Әтием - син йөрәк түремдә. Үлгән хәбәрләрең илгә кайткан, Сөякләрең - солдат гүрендә. Онытмадыңмы син, әтием, Нәни генә кызың калганын. Әнкәемнең итәгенә ябышып, Мин дә сине озатып калганмын. Күрмәдең син минем бала чагым, Мин әтисез ятим калганмын. Сине сагынып язган шигырьләргә Һәр сүзенә яшем тамганын. Син күргәнсең...
Сине күргәнемне хәтерләмим,
Әтием - син йөрәк түремдә.
Үлгән хәбәрләрең илгә кайткан,
Сөякләрең - солдат гүрендә.
Онытмадыңмы син, әтием,
Нәни генә кызың калганын.
Әнкәемнең итәгенә ябышып,
Мин дә сине озатып калганмын.
Күрмәдең син минем бала чагым,
Мин әтисез ятим калганмын.
Сине сагынып язган шигырьләргә
Һәр сүзенә яшем тамганын.
Син күргәнсең минем нәни чагым,
Язмыш сине кайда ташлаган?
Тормыш сынаулары минем өчен
Сине озаткан көннән башланган.
Сагышларны җиңеп яшәр өчен
Синең белән, әтием, киңәшәм.
Күз нурлары сездә калмаганмы? - диеп
Якты йолдызларга эндәшәм.
Әйтәсең күк миңа син, әтием,
Ятлар алдында син баш имә.
Җиңел булып кала күңелемә,
Күзләремә татлы яшь килә.
Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев