Бездә Сабантуй
Бүген бит бездә Сабантуй, Хезмәт бәйрәме бүген. Язгы эшләр тәмамланган - Сөенми мөмкин түгел. Тургай моңы зәңгәр күктә, Кырда арыш тирбәлә. Һәр тарафта чәчәк исе, Бәйрәм төсе җирдә дә. Сәлам бирә кунакларга Колгада чиккән сөлге. Инде шулай дәвам итә, Ничә гасырдан бирле. Халкым кебек, бу дөньяда Сабантуй да мәңгелек. Игенчегә...
Бүген бит бездә Сабантуй,
Хезмәт бәйрәме бүген.
Язгы эшләр тәмамланган -
Сөенми мөмкин түгел.
Тургай моңы зәңгәр күктә,
Кырда арыш тирбәлә.
Һәр тарафта чәчәк исе,
Бәйрәм төсе җирдә дә.
Сәлам бирә кунакларга
Колгада чиккән сөлге.
Инде шулай дәвам итә,
Ничә гасырдан бирле.
Халкым кебек, бу дөньяда
Сабантуй да мәңгелек.
Игенчегә баш иик без
Рәхмәт әйтеп иң элек.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев