5 июнь 2016 яңалыклары
-
Мөфтият хәбәрләре
Татарстан Республикасының казыйлар һәм голәмәләр шурасы әгъзалары катнашында үткәрелгән җыелышта түбәндәге карарлар кабул ителде: 2016 елга зәкят нисабы күләме - 224 000 сум, ягъни зәкәт чыгарыр өчен шул суммадагы малга ия булу шарт. Зәкәт күләме - 1/40 өлеше (5600 сум). Фитыр сәаакасы нисабы - 21 600 сум. Фитырның күләме -...
-
Уразага керәбез
Иртәгә мөселманнарның изге ае - Рамазан башлана. Быел Рамазан 6 июньнән башлана. Ураза гаете 5 июльдә укылачак. Изге айда мөселманнарга исламның биш баганасының бер баскычын үтәргә - ураза тотарга мөмкинлек бирелә. Бүген кич белән Татарстан мәчетләрендә беренче Тәравих намазлары укылачак. Ә иртәгә, кояш чыкканнан соң, мөселманнар, кагыйдә буенча, күп кенә...
-
Күкшел авылында мәчет ачылды (+фото)
Кичә - 4 июнь көнне Күкшел авылы тарихына алтын хәрефләр белән языла торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне күпләрнең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде, тамакларына сөенеч төеннәре утырды.Мәчет төзелешен башлап йөргән Рамил хәзрәт...
-
Июнь аена йолдызлар фаразы
2016 елның июнь ае - катлаулы ай. Әгәр бу айга зур өметләр баглап, уңышка ирешергә телисез икән, барысына да әзер булыгыз. Әмма бу уңышлы көннәр булмый, дигән сүз түгел әле, бәхет һәркемгә дә "елмаер". Мәхәббәт өлкәсендә йолдызлар ярдәм итәргә вәгъдә бирә, шуңа күрә яңа мөнәсәбәтләрдән курыкмагыз. Июнь - рамазан ае,...
-
Бездә Сабантуй
Бүген бит бездә Сабантуй, Хезмәт бәйрәме бүген. Язгы эшләр тәмамланган - Сөенми мөмкин түгел. Тургай моңы зәңгәр күктә, Кырда арыш тирбәлә. Һәр тарафта чәчәк исе, Бәйрәм төсе җирдә дә. Сәлам бирә кунакларга Колгада чиккән сөлге. Инде шулай дәвам итә, Ничә гасырдан бирле. Халкым кебек, бу дөньяда Сабантуй да мәңгелек. Игенчегә...
-
Кукмара Сабан туена яраткан җырчыбыз Фирдүс Тямаев килә
Район Сабан туе 5 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар,...