Туган җирем (шигырь)
Туган җирем, туып-үскән йортым, Күз алдымда әле һаман да. Тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән, Яланаяк яшел чирәм таптап, Йөгереп йөргән чаклар болында. Туган авылым минем, Тау астында ятим бала кебек Сыенып утыра чокыр эчендә. Чокырча дип исем бирелгәндер, Менә аңа шуның өчен дә. Авыл уртасында түгәрәк күл... Күл буенда йортлар тезелгән....
Туган җирем, туып-үскән йортым,
Күз алдымда әле һаман да.
Тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән,
Яланаяк яшел чирәм таптап,
Йөгереп йөргән чаклар болында.
Туган авылым минем,
Тау астында ятим бала кебек
Сыенып утыра чокыр эчендә.
Чокырча дип исем бирелгәндер,
Менә аңа шуның өчен дә.
Авыл уртасында түгәрәк күл...
Күл буенда йортлар тезелгән.
Каршы якта сакка баскан кебек,
Тирә-якка күркәм гамьнәр өстәп,
Төз агачлар җепкә тезелгән.
Тау астыннан, көчле ташкын булып,
Ургып чыга бик күп чишмәләр.
Авылымның тәмле, салкын суын
Бормаланып аккан юллар аша,
Еракларга алып китәләр.
Чишмә кырларында учарланып,
Бөтнек үсә хуш ис таратып.
Үлән җыеп, сихәт алу өчен,
Җыелабыз җәйгә, кошлар кебек.
Авылыбызны өзелеп яратып.
Бик кечкенә авыл булса да ул,
Сабан туе була һәр җәйдә.
Яшь чакларны искә алу өчен,
Туган җирдән яңа көч өстәргә
Кайтыйк әле без дә бер, әйдә!
Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев