Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әтием (шигырь)
Әти җаным, йоклыйсыңдыр инде, Ерак инде безнең аралар. Ташлап киттең мине ялгызымны, Йөрәгемне минем яралап. Әти җаным, сагынам бит сине, Нигә кыска булды язмышың? Бу адымың әллә ялгышмы? Аңлый алмыйм, бары кайнар яшьләр Тама хәзер минем күзләрдән. Барып булмый яннарыңа Бу юллар бит күккә юнәлгән... Әти, әти, хәтерлим мин сине,...
-
Шигырьләрең мирас булдылар
Син, Тукаем, минем йөрәгемне Балачактан шактый әрнеттең. Синең ятимлекне үзем тоеп, Үзем үскән кебек хис иттем. Белгән булса иде "әнкәйләрең" Синең бөек әдип буласын. Бәлки, өзелеп яратырлар иде, Сөйгән кебек газиз баласын. Йорт җылысын, ана назын тоеп, Яшәү сиңа насыйп булмады. Шул яралар эзедер бу, никтер, Гомерең дә булды санаулы....
-
Тукайга (шигырь)
Яз аеның матур бер көнендә Син дөньяга аваз салгансың. Бәхетсезлегеңә күрә, Яшьләй генә ятим калгансың. Әнием, бәгърем, сине сагындым дип, Түккәнсеңдер кайнар яшьләрең. Артык кашык булып, чит кешедә, Син дөньяда бик аз яшәдең. Туганнарың да күп булган бит, Нигә алар сине алмаган? Авыр заманалар, хәерчелек, Шуңа сиңа урын калмаган. Күпме...
-
Әнкәм моңы (шигырь)
Йөрәгем түрендә, җанымнан түгелә, Күңелне иркәли үзгә моң... Колакка эленгән, китми һич телемнән, Таралмый торган бу нәрсә соң? Йөрәгем янганда, тамчылап тамганда, Басыла сагышым, моңлансам... Туамын яңадан, яшәргә көч алам, Тынычлык иңәдер тыңласам. Тәнемне эретә, хастада - терелтә, Көчледер моңымның тәэсире. Җыр һәм моң илендә көнен дә, төнен дә, Иясез...
-
Изге чишмәм (шигырь)
Без картайдык инде, Син, саф чишмә, Агуыңны дәвам итәсең. Авылыма кайтсам, чишмәм, сине, Һич калдырып килми китәсем. Узган гомер зая кебек тоела, Синнән аерым еллар үткәнгә. Моның өчен безгә түгел, чишмә, Сугыш елларына үпкәлә. Ак син, чишмәм, көмеш суларыңны Килер буынга да бүләк ит. Сине саклап яшәтүчеләргә Дөнья-ахирәтлек савап бит!...
-
Минем әле җирдә яшәр чагым (шигырь)
Киләчәгем көтсен әле мине, Үткәннәргә уйлар юл ала. Мин бит әле яңа җиргә туган, Мин бит әле сабый бер бала. Күпме таулар мин менмәгән, Күпме юллар минем үтмәгән. Гүя һаман кулда тотам кебек Тормыш йомгакларын, сүтмәгән. Тормыш дәрьясына кердем генә... Аркылыга, буйга йөзмәгән. Тормыш үзе миннән җавап көтә- Сораулары аның...
-
Язгы хисләр (шигырь)
Тышта исә җылы яз җилләре, Йөзне сыйпап, назлап үтәләр. Җепкә тезелеп кыр казлары кайта, Шул вакытта уй-моңнарым мине Үткәннәргә алып китәләр. Тургай моңы ача күңелләрне, Яфрак яра куак, агачлар. Тау буйларын яшел келәм каплый, Сары чәчкә бизи яр кырларын, Юкка чыга моңсу сагышлар. Әйтерсең лә, яшьлектәге кебек, Әллә кая китеп...
-
Тукай мәхәббәте
Кемлегеңә карамый ул сөю, Дулкын булып керә күңелгә. Тукайга да килгән ул мәхәббәт, Сагышлы да үзе, серле дә. Зәйтүнәгә гашыйк булган шагыйрь, Их, оялу тота чабудан. Шул тойгыны ничек җиңәсе соң, Сөяр, сөелерләр чагында?! Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә, Мәхәббәттә сүзләр кирәкми. Бер карашы барын сөйләп бирә, Татлы сызландырып йөрәкне....
-
Язгы хисләр (шигырь)
Кояш карый, түбәләрдән тамчы тама, Язны күңелемнән сизәмен. Кәефемне аңлап булмый, баш әйләнә, Диңгезләрдә әллә йөзәмен. Күңелләрдә күтәрелә язгы хисләр, Хисләремә ничек түзәрмен. Йөрәккәем "син-син" диеп тибә, Сөю дәрьясында йөзәмен. Язларымда гүя мин канатлы, Очып, иңнәреңә кунамын. Күңелемдә нинди сихри сафлык, Яңаданмы әллә туганмын. Заһид САФИН
-
Яратуым белән бәхетле (шигырь)
Бәхетлеме дип миннән сорамагыз, Бәхетне бит булмый аңлатып. Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп, яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече, олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә, айлыкка. Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур...
-
Арбашым (шигырь)
Кайтмый торсаң сагындыра Әй авылым, Арбашым. Күрсәтәсең туры юлны Син бит минем юлдашым. Егылмыйча менәр өчен Тормышның үрләренә. Уйларымда кайтып киләм Балачак көннәремә. Урман-кырлар, басу юлы Күренә үрләреңнән. Шул чагында түгелә хис Күңелем түрләреннән. Әткәм-әнкәм рухын саклый Туган авыл, Арбашым. Кайтып шунда башым иям Онытмыйм нигез ташын. Язмыш җиле авырлыклар...
-
Яңарган хис (шигърият)
Әллә ничек кенә шунда, Әллә язмыш шаяртып, Юлларымда бер чибәрне Очраттым мин бервакыт. Әллә нишләтте күңелне - Сабыштым хыялыйга. Үзе кулын биреп, шуннан Чыгарса бик ярый ла! Битләрен чокырландырып Елмаюы үтерә! Сүзләремне әйтә алмыйм, Тамакларны киптерә. Мондый халәтләрнең инде Үткәненә бишбылтыр. Мүкләнгән дигән күңелне, Син, чәчбикә, нишләттең?! Ятсам уйлыйм, торсам...
-
Дусларга (шигърият)
Үпкәләтмик без дусларны, Алар безгә кирәк бит. Абынсак та, еласак та, Дуслар безгә терәк бит. Ярдәм сорап килсәң әгәр, Киңәш бирә, булыша. Үз итә ул сине дустың, Синең өчен тырыша. Дустың сиңа туган кебек, Дусларың булса, бик шәп. Чөнки дуссыз, туганнарсыз Бу җирдә булмый яшәп. Гөлназ ГАЛИМУЛЛИНА, Кукмара аграр көллияте...
-
Чапма, вакыт! (шигърият)
Кая чаба вакыт дигәннәре, Булмыймы соң аны туктатып?! Бишекләргә салып тирбәтермен Әгәр булса аны йоклатып. Вакыт белән бергә чабабыз шул, Калышмаска иде ничек тә. Үзем менеп ятар идем әле Өй түренә, җылы бишеккә. Рәхәтләнеп изрәп йоклар идем, Кайтсам әгәр сабый чагыма. Туктар иде, йоклар иде вакыт Килеп ул да минем...
-
Кая барыш? (шигърият)
Кемнәр соң без, кая барыш безнең, Нигә тукталганбыз бу җирдә?! Килә, китә халык, вокзал кебек, Мәңге калмый монда беркем дә. Әйе, вокзал кебек - бар карагы, Бар хәерче һәм бар бае да. Бар ашыгып китеп баручылар, Көтүчеләр дә бар җай гына. Ялгыз килеп, ялгыз гына китә, Кабат очрашырмы танышлар? Мәңгелеккә...