Шигырьләрең мирас булдылар
Син, Тукаем, минем йөрәгемне Балачактан шактый әрнеттең. Синең ятимлекне үзем тоеп, Үзем үскән кебек хис иттем. Белгән булса иде "әнкәйләрең" Синең бөек әдип буласын. Бәлки, өзелеп яратырлар иде, Сөйгән кебек газиз баласын. Йорт җылысын, ана назын тоеп, Яшәү сиңа насыйп булмады. Шул яралар эзедер бу, никтер, Гомерең дә булды санаулы....
Син, Тукаем, минем йөрәгемне
Балачактан шактый әрнеттең.
Синең ятимлекне үзем тоеп,
Үзем үскән кебек хис иттем.
Белгән булса иде "әнкәйләрең"
Синең бөек әдип буласын.
Бәлки, өзелеп яратырлар иде,
Сөйгән кебек газиз баласын.
Йорт җылысын, ана назын тоеп,
Яшәү сиңа насыйп булмады.
Шул яралар эзедер бу, никтер,
Гомерең дә булды санаулы.
Йөрәк әрнүләре, ярсулардан
Илһамланып туган шигырьләр.
Халкың өчен, үз милләтең өчен
Иң кадерле мирас булдылар.
Ландыш ГАБДУРАХМАНОВА, Пычак мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев