4 май 2016 яңалыклары
-
Концерт куеп баеп буламы?
Ялгыз концерт, ягъни «сольник» оештыру авырмы? Ни өчен кемнәрдер елына берничә тамаша бирә, кемдер дистә еллап сәхнәдә җырлап та моңа җөръәт итми. Бу язма пәрдә арты серләре турында. "Очты, очты, миллионнар очты" Әлеге темага алынгач, "мин җырчы түгел" дия-дия иң популяр артистлар пьедесталының югары баскычында торучы Фирдүс Тямаевның да фикерләрен...
-
"Миләшкәй" балалар бакчасында татар телендә бик матур бәйрәм узды
Тәрбияче стажымның 20 елын,татар балалар бакчасында хезмәт куйдым. 8 ел инде менә «Миләшкәй» балалар бакчасында эшлим. Белем бирү, рус телендә алып барыла торган балалар бакчасында, татар телендә бәйрәм үткәрәсем килеп йөри идем. Менә минем уйларым тормышка ашты. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән «Әнием, кадерлем» дигән бәйрәм уздырдык. Бәйрәмне алып баручы үзем...
-
Вахиттә карга боткасы бәйрәме үтте (фото)
Вахит мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Яз китерә каргалар" дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды. Зилә Корбанова
-
Күңелсез хәл килеп чыкканчы...
Мин Ленин урамында яшим, хәзергә биредә юллар начар булу сәбәпле, машиналар акрын йөри. Элек исә асфальттан сызгырып кына үтеп китәләр, юл аркылы да чыгарлык түгел иде. Кич белән йокларга яткач та, йөрәкләрне жу итеп, чыжылдап машина килеп туктаганы ишетелә иде. Ә хәзер тыныч. Әлеге фикеремне укыгач, күпләр: "Ярап булмый инде...
-
Көймә әйләнеп, 2 кеше һәлак булган
Мамадыш районында 3 кеше утырган көймә әйләнгән. Фаҗига Нократ елгасында була. Нәтиҗәдә 2 кеше үлә. Бу хәл төнлә була. Балык тоту нияте белән су өстенә кергән ирләр, көймә әйләнгәч ярдәм чакыра башлыйлар. Ләкин су салкын булу сәбәпле искесе туңып үлә, берсе агач табып, өстенә менеп утыра. Шул сәбәпле исән кала...
-
Шигырьләрең мирас булдылар
Син, Тукаем, минем йөрәгемне Балачактан шактый әрнеттең. Синең ятимлекне үзем тоеп, Үзем үскән кебек хис иттем. Белгән булса иде "әнкәйләрең" Синең бөек әдип буласын. Бәлки, өзелеп яратырлар иде, Сөйгән кебек газиз баласын. Йорт җылысын, ана назын тоеп, Яшәү сиңа насыйп булмады. Шул яралар эзедер бу, никтер, Гомерең дә булды санаулы....
-
Шепшеңәр һәм Байлангарда зират чистарту өмәләре була
8 майда Шепшеңәр авылы зиратын чистарту өмәсе була. 8, 9 майда Байлангарда зират чистарту буенча өмә үткәрелә. Башлана 8 сәгатьтә.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны котлады (фото)
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмарада гомер итүче сугыш ветераннарының өйләренә барып, Җиңү көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчен тапшырды. -Көрәш кырындагы аяусыз батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә....