"Миләшкәй" балалар бакчасында татар телендә бик матур бәйрәм узды
Тәрбияче стажымның 20 елын,татар балалар бакчасында хезмәт куйдым. 8 ел инде менә «Миләшкәй» балалар бакчасында эшлим. Белем бирү, рус телендә алып барыла торган балалар бакчасында, татар телендә бәйрәм үткәрәсем килеп йөри идем. Менә минем уйларым тормышка ашты. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән «Әнием, кадерлем» дигән бәйрәм уздырдык. Бәйрәмне алып баручы үзем...
Тәрбияче стажымның 20 елын,татар балалар бакчасында хезмәт куйдым. 8 ел инде менә «Миләшкәй» балалар бакчасында эшлим. Белем бирү, рус телендә алып барыла торган балалар бакчасында, татар телендә бәйрәм үткәрәсем килеп йөри идем. Менә минем уйларым тормышка ашты. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән «Әнием, кадерлем» дигән бәйрәм уздырдык. Бәйрәмне алып баручы үзем дә, балаларыбыз да татар халык киеменнән иде. Музыка җитәкчесе Шакирова Ләйсән Тәлгать кызы, тәрбияче Төхбәтуллина Әлфия Әхәт кызы, балаларга татар халык биюләрен, җырларын өйрәтеп, әниләрне сөендерде. Бәйрәмебез әби -бабаларыбыздан калган гореф гадәтләр «Тубәтәй», «Гөлбану», «Нурулла» уеннары, «Челтәр элдем читәнгә» җырлы- биюле уены белән үрелеп барды. Бу уеннарны татар теле тәрбиячесе Сәйфуллина Зөбәрҗәт Харис кызы үзенең дәресләрендә балаларга өйрәтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын тормышыбызга кертү, сөйләм телен үстерү эшен оештыру, башка милләт балаларына татар телен өйрәтү бакчада уңышлы хәл ителә.Бәйрәмдә малайларыбыз берсеннән берсе узып, татар халкының милли ашларын, әниләренең ничек итеп тәмле ризыклар пешерүләрен мактап киттеләр.
Кыстыбыйны бик яратам,
Бәлешне дә үз итәм.
Әнием кебек пешекче
Бар микән җирдә бүтән.
Мактанмагыз дусларым,
Иң оста минем әни.
Сумса, пилмән, шәңгәлләрне
Вәт пешерә билләһи!
Чыннан да,әниләрнең куллары алтын. Бәйрәмгә әниләр тозлы камырдан бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәч,өчпочмак, кош теле һәм башка татар халкының милли камыр ашларын алып килгәннәр иде. Минем кулымда яңа гына мичтән чыккан, күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле, мәртәбәле, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы. Ул тамагыбызның тук, тормышыбызның мул булуын раслый. Ипи, ипекәй турында балалар белгән мәкальләрен әйтеп уздылар:
-Ипи валчыкларын коеп ашама, ипинең рәнҗеше төшәр.
-Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән өстен нәрсә юк.-
-Ипекәйнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.
-Сыныгыңны ашап бетер, бәхетеңне калдырасың бит.
Кичәдә без әниләргә, икмәккә, татар халкының милли ашларына дан җырладык. Ул шулай тиеш тә. Тау хәтле хезмәт җимеше булган бу ризыкларга без битараф карарга тиеш түгел. Без аларны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез, - дип бәйрәмне тәмамладык.
Тәрбияче Ямалиева Алсу Рафис кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев