Күңелсез хәл килеп чыкканчы...
Мин Ленин урамында яшим, хәзергә биредә юллар начар булу сәбәпле, машиналар акрын йөри. Элек исә асфальттан сызгырып кына үтеп китәләр, юл аркылы да чыгарлык түгел иде. Кич белән йокларга яткач та, йөрәкләрне жу итеп, чыжылдап машина килеп туктаганы ишетелә иде. Ә хәзер тыныч. Әлеге фикеремне укыгач, күпләр: "Ярап булмый инде...
Мин Ленин урамында яшим, хәзергә биредә юллар начар булу сәбәпле, машиналар акрын йөри. Элек исә асфальттан сызгырып кына үтеп китәләр, юл аркылы да чыгарлык түгел иде. Кич белән йокларга яткач та, йөрәкләрне жу итеп, чыжылдап машина килеп туктаганы ишетелә иде. Ә хәзер тыныч. Әлеге фикеремне укыгач, күпләр: "Ярап булмый инде бу халыкка", - дип әйтәчәк, билгеле. Автомобиль хуҗаларының яхшы юллардан йөрисе киләдер, әлбәттә, тик шулай да киләчәктә юлны ясагач, хәрәкәтне чикләүче юл билгеләре ешрак куелсын иде.
Светлана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев