Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тукай мәхәббәте

Кемлегеңә карамый ул сөю, Дулкын булып керә күңелгә. Тукайга да килгән ул мәхәббәт, Сагышлы да үзе, серле дә. Зәйтүнәгә гашыйк булган шагыйрь, Их, оялу тота чабудан. Шул тойгыны ничек җиңәсе соң, Сөяр, сөелерләр чагында?! Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә, Мәхәббәттә сүзләр кирәкми. Бер карашы барын сөйләп бирә, Татлы сызландырып йөрәкне....

Кемлегеңә карамый ул сөю,

Дулкын булып керә күңелгә.

Тукайга да килгән ул мәхәббәт,

Сагышлы да үзе, серле дә.

Зәйтүнәгә гашыйк булган шагыйрь,

Их, оялу тота чабудан.

Шул тойгыны ничек җиңәсе соң,

Сөяр, сөелерләр чагында?!

Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә,

Мәхәббәттә сүзләр кирәкми.

Бер карашы барын сөйләп бирә,

Татлы сызландырып йөрәкне.

Шигырь туа шагыйрь йөрәгендә,

Сөю, мәхәббәткә дан җырлап.

Төшләрендә күптән Зәйтүнәсен

Алып кайткан икән ул урлап.

Милләт, халкы өчен көрәшкәндә

Арысландай булган Габдулла.

Зәйтүнәне күрсә, каушап бетә,

Тәмам бер яшь сабый күк була.

Мәхәббәт ул шундый нәрсә инде -

Суга сала, утта яндыра.

Син дигәнчә генә буламы соң,

Төрле киртә куя алдыңа.

Зәйтүнә һәм Тукай мәхәббәте -

Ахыры илтмәгән шул бәхеткә.

Шагыйрь гомере, әгәр дәвам итсә,

Сүнмәс иде әле, әлбәттә.

Сөйгән шагыйрь, тәмам гашыйк булып,

Багышлаган шигырь-җырларын.

Шагыйрьме син, гади бер кешеме -

Сөю һәрвакытта булган ул.

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев