26 апрель 2016 яңалыклары
-
Куркынычсызлык каешын каптырмау пассажирның үлеменә китергән
Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан...
-
30 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
14-20 апрельдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 30 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Шуларның 11е - Казанда теркәлгән. Чаллыда - 8, Бөгелмә районында - 3, Әлмәттә - 2, Арча, Балтач, Зәй, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында...
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына – 130 ел
Районыбызның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган "Тукайлы яз" шигырь бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясады. Шулай ук "Тукай әкиятләре илендә" һәм "Әдәби герой музее" конкурсларында җиңгән балаларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр...
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
Кукмарада "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район этабы узды (фото)
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2016" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 18 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...
-
Өлкән сыйныф укучылары якташлар белән очрашты (фото)
"Кукмара якташлары" идарәсе вәкилләре күппрофильле лицейда поселок, Манзарас һәм Зур Кукмара мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар. Әлеге чара "Кукмара якташлары" идарәсе рәисе - Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе Фәрхад Хөснетдинов башлангычы белән оештырылды. Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова,...
-
Лубянда бер урамны су баскан (фотолар)
Лубянның Островная урамын су баскан. Әлеге урамда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Илгиз ӘХӘТОВ фотолары, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре
-
Әлфинә Әзһәмованың улы Ильмирга машина бүләк иткәннәр!
Узган атнада Әлфинә Әзһәмованың улы, композитор, саундпродюсер, аранжировщик Ильмир Әзһәмов туган көнен билгеләп үтте. Иң үзенчәлекле бүләкне Ильмирның дус егетләре ясаган - машина бүләк иткән! - Миңа текә машина бүләк иттеләр, - дип Ильмир интернетка видеоязма да урнаштырган. Анда ул шатлыгын уртаклашырга әнисе Әлфинә ханымга шалтырата. Әнигә шалтыратып, машина бүләк...
-
Тукай мәхәббәте
Кемлегеңә карамый ул сөю, Дулкын булып керә күңелгә. Тукайга да килгән ул мәхәббәт, Сагышлы да үзе, серле дә. Зәйтүнәгә гашыйк булган шагыйрь, Их, оялу тота чабудан. Шул тойгыны ничек җиңәсе соң, Сөяр, сөелерләр чагында?! Сизә инде, сизә Зәйтүнә дә, Мәхәббәттә сүзләр кирәкми. Бер карашы барын сөйләп бирә, Татлы сызландырып йөрәкне....
-
Язгы хисләр (шигырь)
Кояш карый, түбәләрдән тамчы тама, Язны күңелемнән сизәмен. Кәефемне аңлап булмый, баш әйләнә, Диңгезләрдә әллә йөзәмен. Күңелләрдә күтәрелә язгы хисләр, Хисләремә ничек түзәрмен. Йөрәккәем "син-син" диеп тибә, Сөю дәрьясында йөзәмен. Язларымда гүя мин канатлы, Очып, иңнәреңә кунамын. Күңелемдә нинди сихри сафлык, Яңаданмы әллә туганмын. Заһид САФИН