Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әнкәм моңы (шигырь)

Йөрәгем түрендә, җанымнан түгелә, Күңелне иркәли үзгә моң... Колакка эленгән, китми һич телемнән, Таралмый торган бу нәрсә соң? Йөрәгем янганда, тамчылап тамганда, Басыла сагышым, моңлансам... Туамын яңадан, яшәргә көч алам, Тынычлык иңәдер тыңласам. Тәнемне эретә, хастада - терелтә, Көчледер моңымның тәэсире. Җыр һәм моң илендә көнен дә, төнен дә, Иясез...

Йөрәгем түрендә, җанымнан түгелә,

Күңелне иркәли үзгә моң...

Колакка эленгән, китми һич телемнән,

Таралмый торган бу нәрсә соң?

Йөрәгем янганда, тамчылап тамганда,

Басыла сагышым, моңлансам...

Туамын яңадан, яшәргә көч алам,

Тынычлык иңәдер тыңласам.

Тәнемне эретә, хастада - терелтә,

Көчледер моңымның тәэсире.

Җыр һәм моң илендә көнен дә, төнен дә,

Иясез моңның мин әсире...

Ялгышмый хәтерем, әле дә хәтерлим,

Әнкәем тавышы җанымда...

Җырының җылысы, булган хис тойгысы

Сеңгәндер минем дә җаныма.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев