2 май 2016 яңалыклары
-
Дилә Нигъмәтулина ире белән бергә торамы?
Эстраданың танылган җырчысы Дилә Нигъмәтулина тормыш иптәше, композитор, аранжировщик Марат Мухин белән бергә тормыйлар икән, дигән сүзләр халык арасында еш ишетелә башлады. Бу сүзләр Диләнең үзенә дә барып ирешкән, шуңа да җырчы бу мәсьәләгә ачыклык кертте. - Күптән түгел бер газетага: "Без Марат белән яхшы дуслар" дип интервью бирдем. Бәлки...
-
"Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов әти булды
"Ак Барс" хоккей командасы һөҗүмчесе, 27 яшьлек Артем Лукоянов гаиләсендә шатлыклы вакыйга - хоккейчының кызы туды. Әлеге хәбәрне хоккей клубының матбугат хезмәте таратты. "Без ихлас күңелдән бәхетле әти-әнине - Евгения һәм Артемны котлыйбыз, - дип язган клубның рәсми сайтында. - Яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә нык сәламәтлек телибез". "Ак...
-
Якташыбыз Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды
Шагыйрь һәм публицист, Зур Сәрдек авылында туып үскән Газинур Морат "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Якташыбызны әлеге мәртәбәле исеме белән котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез.
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик
Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча төркеме сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук саклау органнары, җир, милек мөнәсәбәтләре һәм башка өлкәләрдәге коррупция белән бәйле фактларны ачыклау максатында даими рәвештә оператив-тикшерү чаралары уздыра. 144 санлы, 12.08.95 елгы Федераль закон нигезендә дәлилләрне туплауны бары тик әлеге законда каралган органнар...
-
Кибәхуҗа укучылары Путин янына бармакчы. Җәяү!
"Белем көненә кадәр кайтып җитәрбез әле", - ди алар. Теләче районындагы Кече Кибәхуҗа тугызъеллык мәктәбен башлангычка әйләндерү, ә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасын ябу турында хәбәрләр ишетелгәч, алар әнә шундый фикергә килгән. Мәктәпнең киләчәге турында, ә бу инде авылныкы да дигән сүз, сөйләшер өчен җыен уздырдылар һәм анда...
-
Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәре бара
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 15 майга кадәр "Бүләк итү" акциясе узачак. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә: Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек); Хатын-кызлар бижутериясе; Уенчыклар, сувенирлар; Көнкүреш предметлары; Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре); Совет чоры техникасы; Бүләк ителгән экспонатлардан...
-
Әнкәм моңы (шигырь)
Йөрәгем түрендә, җанымнан түгелә, Күңелне иркәли үзгә моң... Колакка эленгән, китми һич телемнән, Таралмый торган бу нәрсә соң? Йөрәгем янганда, тамчылап тамганда, Басыла сагышым, моңлансам... Туамын яңадан, яшәргә көч алам, Тынычлык иңәдер тыңласам. Тәнемне эретә, хастада - терелтә, Көчледер моңымның тәэсире. Җыр һәм моң илендә көнен дә, төнен дә, Иясез...
-
Хәлең ничек, якташым? Әңгәмәдәшебез: Рафаэль Вәлиуллин
Райондашларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләренә сибелмәгән дә, ниләр белән генә шөгыльләнми. Шуларның берсе - поселокта туып-үсеп, Кукмара 2нче урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп, "БК" компаниясе директоры урынбасары, япон телләре Ассоцияциясе әгъзасы булган Рафаэль Вәлиуллин исә Россия белән Япония арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту белән мәшгуль. Кукмаралыларга аның белән якыннанрак танышу...
-
Балалар Манзарас клубында узган тамашада катнаштылар
Манзарас мәдәният йортында мондагы хезмәткәрләр һәм китапханә мөдире тарафыннан кызыклы тамаша үткәрелде. "Минем йомшак дусларым" дип аталган әлеге чарада Манзарас икенче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Мәдәният йорты каршындагы бию түгәрәге җитәкчесе Руфинә апалары Габделхәева өйрәткән җырларны җырлап, биеп, шигырьләр сөйләделәр. Кунакка кергән балалар уеннар уйнап,...
-
Без – кукмаралылар дип горурланып яшик
Үз бизнесыңны ничек булдырырга, юстиция министрлыгына ничек эшкә урнашырга, акчаларны кайда сакларга, Конституция суды башка судлардан ничек аерыла, дәүләт журналистикасының киләчәге бармы, ничек яхшы юрист булырга? Поселок мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары "Кукмара якташлыгы" җәмгыяте әгъзалары белән очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Кукмара күппрофильле лицеенда үткәрелгән бу чарада Татарстан Дәүләт...