"Белем көненә кадәр кайтып җитәрбез әле", - ди алар. Теләче районындагы Кече Кибәхуҗа тугызъеллык мәктәбен башлангычка әйләндерү, ә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасын ябу турында хәбәрләр ишетелгәч, алар әнә шундый фикергә килгән. Мәктәпнең киләчәге турында, ә бу инде авылныкы да дигән сүз, сөйләшер өчен җыен уздырдылар һәм анда...
"Белем көненә кадәр кайтып җитәрбез әле", - ди алар. Теләче районындагы Кече Кибәхуҗа тугызъеллык мәктәбен башлангычка әйләндерү, ә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасын ябу турында хәбәрләр ишетелгәч, алар әнә шундый фикергә килгән. Мәктәпнең киләчәге турында, ә бу инде авылныкы да дигән сүз, сөйләшер өчен җыен уздырдылар һәм анда "ВТ" хәбәрчесе дә булып кайтты.
Балалар саны азаю сәбәпле, 2010 елда Кече Кибәхуҗа унберьеллык мәктәбен тугызга калдырганнар. Хәзер югары сыйныф укучыларына Теләче мәктәбендә яки көллиятләрдә укырга туры килә. Инде янә үзгәрешләр турында сөйләшәләр. Бу юлы инде ике сыйныфны кыскарту гына түгел, ябу, кушу турында сүз бара. Түрәләр бу хәлне әлеге дә баягы балалар саны аз булуга бәйләп аңлата. Норматив буенча, укучылар саны урта мәктәпләрдә - 80, тугызъеллыкта исә 50 баладан ким булмаска тиеш. Бүген Олы Кибәхуҗада - 13, ә Кечесендә 29 бала белем ала. Кыскасы, норматив буенча бала саны җитми.
Әнә шуны аңлатыр өчен авыл халкы белән очрашуга килгән Теләче районы башкарма комитеты җитәкче Рөстәм Нуруллин әйтүенчә, башка районнарга караганда, Теләчедә оптимальләштерүгә соңрак тотынганнар әле. Бүген Саба районында, әйтик, 3 кенә башлангыч мәктәп булса, Теләчедә аларның саны 16 икән. Кечкенә генә Әтнә районында урта мәктәпләрнең саны бишкә калдырылса, Теләчедә 9ы эшләп килә. Хәлләр шундыйрак. Бу саннарны һәркем үзенчә бәяли ала.
- Моңа кадәр районда мөмкинлегебезгә карап мәгариф учреждениеләрен саклап калырга тырыштык. Әмма балалар кимү сәбәпле, хәлләр кыенлашты. Хөкүмәт акчаны укучылар санына карап бирә. Бер балага елына 54 мең сум акча каралган. Укытучыларга хезмәт хакын түләү, биналарны тоту елдан-ел авырая бара. Ремонтка, башка кирәк-яракларга бүленгән акча укытучыларга хезмәт хакы түләргә китә, - дип сөйләде авыл халкына Рөстәм Нуруллин. - Республика буенча бер баланы укыту - 68 мең, ә сездә ул 175 мең сумга төшә. Республикада 11 балага 1 укытучы туры килә. Ә Кече Кибәхуҗада бу сан - 2,9, Олы Кибәхуҗада - 6,5. Бер сыйныфта 14 баладан да ким булмаска тиеш. Ә сездә нибары 4 бала гына. Бер балага норматив буенча 14 квадрат метр мәйдан каралса, сездә ул - 50,6 туры килә. Әлегә ябабыз дигән сүз юк. Сезнең фикерләрне тыңларга килдек.
Районнан килгән икътисадчы Елена Александровнаның да кулында игътибарны җәлеп итәрлек саннар бар. Авыл җирлегендәге укытучыларга түләргә 3 миллион сумнан артык акча җитмәвен әйтте ул. Бу ел финанс ягыннан аеруча авыр икән. Шулай итеп, саннар мәктәпне калдыру ягында түгел, дип ышандырырга тырышты район түрәләре.
Минем бала фәлән сум торамыни?
Җитәкчеләрнең акча проблемасын кузгатуы халыкның ачуын гына чыгара. "Ник, хәзер баланы акча белән генә исәплиләрмени? Фәлән сумга төшә дисез? Минем газиз балам бит ул! Кайда монда әхлак?" - дип гаҗәпләнә рус теле укытучысы Илмира Арсланова. Бу урында саннар белән әхлакны бутарга ярамый, дип искәртә башкарма комитет җитәкчесе. Министрлык төзегән рейтингта Теләче районы бер укучыга туры килгән артык мәйдан буенча ахыргы урында тора икән. Башка саннарны да тәртипкә китерергә кирәк.
Әмма һәркемнең үз исәбе бар. География, биология укытучысы Флүзә Әскәрова да чыгымнарны исәпләп күрсәтергә мәҗбүр булды.
- Укытучыларга хезмәт хакы түләү өчен 3 миллион сум акча җитмәү бик көлке тоела. Без, укытучылар, белемебез тиешле таләпләргә туры килсен өчен курсларда шактый акча түктек. Мин география бүлеген тәмамладым. Заман таләп иткәч, биологиядән, рус теленнән кабат әзерлек үттем. Курсларга гына һәр педагогның 30-40 мең сум акчасы китте, - ди ул. - Ничә бала булса да, алар барысы да укучы бит. Һәрберсе белем алырга тиеш. Аларны мәҗбүриләп башка мәктәпкә илтеп була дип кайда язылган?
Укытучылар эшсез каламы?
Кече Кибәхуҗа мәктәбендә 13 укытучы белем бирә. Педагогларны бик ярата икән бу авыл халкы. Әти-әниләр алар биргән белемнән дә канәгать. Монда мәктәптә репетитор белән шөгыльләнү дигән нәрсә юк. Укучылар имтиханнарны яхшы бирә, белешмә белән чыгучылар юк. Тагын нәрсә кирәк? Авыл халкы әнә шулай дип шаулашты.
"Үзгәртүләр булган очракта укытучыларга аудит үтәргә, ягъни белемнәрен тагын бер кат расларга туры киләчәк. Югары балл туплаганнар эшкә алыначак", - ди район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова. Әмма укытучылар имтихан-мазар белән кабат баш катырырга теләми. "Без аудитны үттек инде. БДИны югары баллга бирдек. Без нишләп эшсез калырга тиеш әле? 50 яшькә җиткәндә кешенең башка эшкә күчүен күз алдына китерәсезме? Беркая да китәргә җыенмыйбыз", - ди алар.
Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Башка мәктәпкә йөргән очракта балалар анда йөри алмаячак. Әти-әниләр шуның өчен дә борчыла. Грант откан акчага тегү машиналары сатып алганнар. "Дәрестән соң" мәктәп проекты кысаларында укучылар төрле киемнәр, концерт костюмнары тегә. Алар кибетнекеннән бер дә ким түгел. Түгәрәк җитәкчесе Рано Шаипова: "Безнең тегү машиналары кая китә? Балалар бик яратып шөгыльләнә иде бит", - дип сулкылдады. Шайра Саидова гаиләсе белән Таҗикстаннан күченеп кайткан. Ул чакта балалары ни бер авыз сүз татарча, русча белмәгән. Ә быел 8 нче сыйныфта укучы кызы татар теленнән олимпиадада җиңү яулаган.
Әни, син мине яклый алмыйсыңмыни?
Районның мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова, башка мәктәпкә киткән очракта да белем сыйфаты хәзергедән түбән булмаячак, дип ышандыра. "Сез безне тормышыгызга күңелсезлек алып килүче дип күрәсездер. Без дә борчылабыз. Бу үзгәртүләр балаларга яхшы булсын дип эшләнә. Әмма заманча дәресләрдә балалар көндәшлеккә сәләтле булып үсәчәк. Дөрес, бер укучы, бер укытучы булганда балага игътибар күп була. Кечкенә мәктәпләрдә белем алган укучылар зур коллективта югалып кала, ияләшүне авыррак кичерә", - ди ул.
Әти-әниләр исә башка фикердә. Балалар турында әйткән дә юк. Без нишләрбез инде, дип аптырап калган алар, кәефләре дә кырылган. Әти-әниләре әйтүенчә, укучыларда белем алу кайгысы калмаган. Укытучыларга көн саен мәктәп ябыламыни, дигән сорауны бирәләр икән. Менә шул чакта мөгаллимнәргә, үзләре әйтмешли, юләр кыяфәт чыгарып: "Юк, ябылмый", - дип тынычландырырга туры килә. Балалар арасында мәктәп ябыла калса, укуны ташлау белән куркытучылар да бар.
Җыенда чыгыш ясаган Гөлфирә Мөхәммәтҗанова авыру баласы өчен борчыла. "Башка мәктәпкә җибәрсәләр юлдан чыгачак бит ул. Укуны авыр үзләштерә, аны шушы укытучылар гына тота. Рәхмәт аларга", - ди ул. Өч бала анасы Айсылу Әскәровага да авырып торган кызы: "Ник, әни, син мине яклап бер сүз дә әйтә алмыйсыңмыни?" - дип үпкә белдергән. Авырган кызымны Теләчедәге зур коллективта кем карый? Андый мөгамәлә булмаячак. Өченче балама - өч яшь. Япсагыз, Путинга барачакбыз. Балалар да шулай ди", - ди ул.
Мөнәвәр Мөхәммәдиев әйтүенчә, балалар башка мәктәпкә барырга курка. "Автобуска утыргач, күңелләре болганучылар да бар. Техникага дигән акчаны мәктәпне саклауга тотып булмыймыни? Элек без җәяү йөрдек, балалар да йөрсен. Файдага гына булачак", - ди ул.
Балаларны чирләтәсегез киләме?
Укучылар гына түгел, сабыйлар язмышы да бар бит әле. Олы Кибәхуҗадагы мәктәп-бакча ябылса, бәләкәчләрне күрше авылга йөртергә туры киләчәк. Моңа әниләрдән бигрәк әтиләр каршы булып чыкты. "Без иртүк эшкә китәбез. Йорттагы бөтен эш хатыннарыбыз җилкәсенә төшә. Малларны да карыйсы, ашарга да әзерлисе бар. Бакча якын булганда уңайлы әле. Еракка йөрткән чакта аларга авыр булачак", - ди алар.
"Менә Олы Кибәхуҗадагы мәктәпне ябып, аны Кече Кибәхуҗага күчермәкче булалар. Мин андагы мәктәптә 25 ел эшләдем. Ел саен подвалга су керә. Ул Сабантуйлар узмыйча бетми. Мәктәпнең аскы каты пар белән тула. Быел беренче тапкыр мәктәп җылынды. Анда ничек оялмыйча һәм курыкмыйча балалар бакчасы ачарга мөмкин? Балаларыбызның барысы да чирләп бетәчәк бит. Бакча булдыру өчен күпме акча китәчәк. Аның урынына яңасын салсаң, йә искесен ремонтласаң, яхшырак булмасмы? Олы Кибәхуҗадагы бакчаның түбәсен, тәрәзәсен алыштырсаң, тагын 30 ел эшләячәк әле ул", - ди Илфат Миңнебаев.
Салават та, Хәния дә килмәячәк
Авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин белдергәнчә, җирлектәге өч авылда 158 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 600гә якын кеше яши. Узган ел Олы Кибәхуҗада яңа клуб ачылган. "Авылда эш бар, колхоз алдынгы булып санала. Хезмәт хакын вакытында түлиләр. Узган ел алты бала туды. Авылны ташлап китүчеләр юк, ә менә кайтып төпләнүче гаиләләр бар", - ди ул.
Мәктәпне ябу - авылны бетерү дигән сүз. Авыл халкы шулай дип уйлый. "Мәктәп ябылса, авыл сәхнәсендә җырларга кеше калмаячак. Безнең клубка җырчы Салават та, Хәния дә килеп җырламый бит. Концертны үз укучыларыбыз куя. Алар "Йолдызлык" фестивальләрендә катнаша. Балалар җыр-моңнары белән рухи яктан да баета", - ди Алмаз Гәрәев.
Әби-бабайлар, сугыш чорында да мәктәпне берәү дә япмады, андый хәлне гомергә күрергә язмасын, дип тели. "Балаларны чит мәктәпкә җибәрсәк, алар бит авылны онытачак, кире кайтмаячак. Аннан авыл шулай бетәчәк", - ди биш оныгы булган Роза апа Мөлекова.
Җыен узды, барысы да каршы!
Әлегә мәктәпне ябарга җыенмыйлар. Түрәләр халыкны шулай дип тынычландырырга тырышты. Шулай да мәгариф бүлеге башлыгы төп сорауны алдан ук биреп куйды. Әгәр дә мәгәр үзгәртүләр була калса, балагызны кайда илтәчәксез: Теләчегәме, Югары Кибәхуҗагамы? Авыл халкы бирешергә җыенмый. "Беркая да түгел, бикле ишек төбенә, - ди алар. - Без капкынга басканчы ук уйлап эш итәргә булдык. Аннары соң була инде. Шушы авыл җирлегендә яшәүчеләрдән 300гә якын гариза җыйдык".
Кайбер авылларда мәктәпләрне авыл җыены уздырмыйча гына ябып кую очраклары да булды. Бу очракта авыл халкы бердәм булып мәктәпне сакларга күтәрелгән. Мәктәпнең киләчәге җыенда хәл ителә, дигән нәрсә дә бар. Авыл халкы ничә бала булса да, башлангыч мәктәпне ябарга ярамаганлыгын белә. Бу хакта Татарстан Президентының да әйткәне бар. Ә Олы Кибәхуҗа мәктәбендә 13 бала белем ала. Авылда сабыйлар туа. Бакчага 15 сабый йөри. Нибары 20 хуҗалыклы Кече Кибәхуҗада тугызъеллык мәктәп булу кемгәдер гаҗәп тә тоелырга мөмкин. Әмма анысы да әлеге авыл җирлегендә бердәнбер тугызъеллык мәктәп икән.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2010-2011 елда республикада 513 башлангыч мәктәп исәпләнсә, 2014-2015 елда аларның саны 122гә калган. Төп (тугызъеллык) мәктәпләр 232дән 303кә арткан. Урта мәктәпләр (унберьеллык) исә 1204тән 978гә калган.
Нет комментариев