Без – кукмаралылар дип горурланып яшик
Үз бизнесыңны ничек булдырырга, юстиция министрлыгына ничек эшкә урнашырга, акчаларны кайда сакларга, Конституция суды башка судлардан ничек аерыла, дәүләт журналистикасының киләчәге бармы, ничек яхшы юрист булырга? Поселок мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары "Кукмара якташлыгы" җәмгыяте әгъзалары белән очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Кукмара күппрофильле лицеенда үткәрелгән бу чарада Татарстан Дәүләт...
Үз бизнесыңны ничек булдырырга, юстиция министрлыгына ничек эшкә урнашырга, акчаларны кайда сакларга, Конституция суды башка судлардан ничек аерыла, дәүләт журналистикасының киләчәге бармы, ничек яхшы юрист булырга? Поселок мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары "Кукмара якташлыгы" җәмгыяте әгъзалары белән очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Кукмара күппрофильле лицеенда үткәрелгән бу чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика Конституция суды рәисе Фәргать Хөснетдинов, юстиция министры Лариса Глухова, ЗЕНИТ банкының "Татарстан банк үзәге" филиалы директоры Илшат Миннемуллин, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Ризванов һәм башка якташларыбыз катнашты. Шунысы кызыклы, араларында шушы уку йортын тәмамлаучылар да бар. Ә Лариса Глухова биредә 4 сыйныфка кадәр белем алган.
-Нигәдер район җирендә шәһәрләр белән чагыштырганда уку дәрәҗәсе түбәнрәк дигән караш яши. Мин моның белән килешмим. Кукмара 2 урта мәктәбендә дүрт кенә ел укысам да, шул белем миңа шәһәр мәктәбендә укуымны дәвам итәргә ярдәм итте, - дип сөйләде ул.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын бүген иң борчыган мәсьәлә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирү булса да, алар инде киләчәктә нинди һөнәр сайлау турында күп тапкырлар уйлангандыр, әле икеләнеп йөрүчеләр дә юк түгелдер. Министрның: "Диплом алу өчен генә теләсә нинди институтка керергә тырышмагыз, күңелегезгә якын һөнәр сайлагыз. Күңелең ятмаган эш башкарудан да авыры юк",- дигән сүзләре, шәт, уйланырга этәргеч бирми калмас.
"Кукмара якташлыгы" җәмгыяте, әлбәттә, барлык кукмаралыларны берләштерүне, үзара аралаштыруны максат итеп куя. Кайда гына яшәсәләр дә, районыбыз алар өчен кайтып сыену, бүгенгене үткәннәр белән бәйләү урыны булып тора.
-Поселокның 2 урта мәктәбен 44 ел элек төгәлләсәм дә, Кукмарадан һаман рухи көч алып яшим, - ди Римма Ратникова. -Район халкы белән горурланам, биредә тырыш, һөнәрле халык яши, аларны бернинди кризис та куркыта алмый.
Читкә китмичә, туган төбәгендә зур дәрәҗәгә, уңышларга ирешүчеләр дә күп. Тегү фабрикасы директоры Рафаэль Голов моны үз мисалында раслый.
-Һәр эшне башкару өчен сәләт кирәк. Кемгәдер ул җырлау, икенчеләргә тегү, пешерү яки башка эш өчен бирелгән. Хәзер һәркайда төгәл белгечлеккә ия булучылар таләп ителә. Безнең фабрикага да кирәк андыйлар. Һөнәр сайлаганда шуңа игътибар итегез. Онытмагыз: үз туган ягыңда да бәхеткә ирешеп була,- диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. "Якташлар җәмгыяте" җитәкчесе Фәргать Хөснетдинов исә үз чыгышын "Сез - безнең булачак коллегаларыбыз", - дип башлап җибәрде. Бу аңлашыла да: бүгенге укучылар арасыннан менә дигән юристлар, банкирлар, журналистлар яки эшче һөнәре ияләре - ташчылар, тимер, агач осталары, тегүчеләр, пешекчеләр чыгар. Алар барысы да районыбызны, республикабызны үстерү өчен үзеннән өлеш кертер.
- Районның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясен төзибез. Аны тормышка ашыру өчен талантлы, актив яшьләр кирәк. Районыбызда газ да чыгарылмый, нефть тә юк. Әмма эре предприятиеләрне эшләтүче, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тырыш халкыбыз бар. Киләчәктә сез дә аларның сафын тулыландырырсыз дип ышанам. Туган ягыбызның чын патриотлары булуыгызны, яңа идеяләр белән янып яшәвегезне телим, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, яшьләрне уртак эшкә өндәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев