Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар Манзарас клубында узган тамашада катнаштылар

Манзарас мәдәният йортында мондагы хезмәткәрләр һәм китапханә мөдире тарафыннан кызыклы тамаша үткәрелде. "Минем йомшак дусларым" дип аталган әлеге чарада Манзарас икенче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Мәдәният йорты каршындагы бию түгәрәге җитәкчесе Руфинә апалары Габделхәева өйрәткән җырларны җырлап, биеп, шигырьләр сөйләделәр. Кунакка кергән балалар уеннар уйнап,...

Манзарас мәдәният йортында мондагы хезмәткәрләр һәм китапханә мөдире тарафыннан кызыклы тамаша үткәрелде. "Минем йомшак дусларым" дип аталган әлеге чарада Манзарас икенче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Мәдәният йорты каршындагы бию түгәрәге җитәкчесе Руфинә апалары Габделхәева өйрәткән җырларны җырлап, биеп, шигырьләр сөйләделәр. Кунакка кергән балалар уеннар уйнап, мультфильмнар карадылар.

Мондый чаралар нәниләрдә миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Балалар әледән әле кунакка чакырып, кызыклы һәм файдалы тамашалар оештыручы Фирая апалары Сабировадан тагын чакыру көтеп калдылар.

Гөлүсә ШАКИРОВА, балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев