Хәлең ничек, якташым? Әңгәмәдәшебез: Рафаэль Вәлиуллин
Райондашларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләренә сибелмәгән дә, ниләр белән генә шөгыльләнми. Шуларның берсе - поселокта туып-үсеп, Кукмара 2нче урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп, "БК" компаниясе директоры урынбасары, япон телләре Ассоцияциясе әгъзасы булган Рафаэль Вәлиуллин исә Россия белән Япония арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту белән мәшгуль. Кукмаралыларга аның белән якыннанрак танышу...
Райондашларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләренә сибелмәгән дә, ниләр белән генә шөгыльләнми. Шуларның берсе - поселокта туып-үсеп, Кукмара 2нче урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп, "БК" компаниясе директоры урынбасары, япон телләре Ассоцияциясе әгъзасы булган Рафаэль Вәлиуллин исә Россия белән Япония арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту белән мәшгуль. Кукмаралыларга аның белән якыннанрак танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
-Рафаэль Зөфәрович, Көнчыгыш якларына сезне нинди җилләр алып китте?
-Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуымны Казан Дәүләт университетында дәвам иттем, 1 курстан соң армия сафларына алындым. Аннан кайткач, үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырасым килде: Мәскәүгә китеп, халыкара мөнәсәбәтләр институтына ( МГИМО) укырга кердем, анда Япония буенча белгечлек алдым. Шуннан бирле хезмәт юлым Россия белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү белән бәйле. 1991 елда илкүләм үткәрелгән япон теле конкурсында катнашып җиңү яуладым, бер ел Токио университетында стажировка үтү дә тел белүне чарларга ярдәм итте. Һәм менә инде 25 ел япон оешмалары һәм компанияләре белән берлектә эшчәнлек алып барам. Соңгы 9 елда - 2007 елдан 2015 елга кадәр - Тверь өлкәсендә Хитачи КонстракшенМашинери компаниясенең экскаватор заводы төзелеше проектын хәзерләү һәм аны сафка бастыру белән җитәкчелек иттем.
-Японнар - бик төгәл халык булулары ягыннан танылган. Алар белән якыннан аралашканда тагын нинди сыйфатларына игътибар иттегез һәм үзегезгә өлге итеп алдыгыз?
-Миңа Хитачи компаниясенең Токиодан ерак булмаган Цутиура шәһәрендә урнашкан заводының төп эскаватор конвейерында берничә тапкыр булырга туры килде. Җитәкче һәм мастерларның һәр сменаны ничек итеп эшкә хәзерләгәннәрен күрдем. Әйтерсең, тренер үзенең спорт командасын хәлиткеч стартка рухландыра: бөтен көчне эшкә, аны сыйфатлы итеп башкаруга бирәсе! Шуңа да Хитачи бренды дөньяда өченче урынны яулый, ә Россия базарында ул 20 ел лидерлар сафында. Уңышларның нигезендә дөнья буйлап таралган 40 заводта хезмәт куючы күпмеңле коллективның тырыш хезмәте ята. Бу Тверьда мин төзеткән завод коллективына да кагыла. Шуңа заводыбыз директоры Масафуми Сендзаки бүләк иткән, тышкы ягына япон телендә "Самурай" дип язылган гади генә чәй чокыры да, проект нәтиҗәләре буенча Тверь өлкәсенең Законнар чыгару җыены тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты да минем өчен бик кадерле һәм истәлекле.
-Ерак япон җирләрендә Кукмара искә төшәме соң?
-Һәр 3-4 ай саен Кукмарага кайтырга тырышам. Шөкер, әнием исән-сау. Мин тормышта әниемнең бертуганы Шамил Җәләлетдиновтан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул энциклопедия белеменә ия булган талантлы кеше генә түгел, Татарстанның атаклы спортчыларының берсе иде: 1962-67 елларда волейбол буенча республика җыелма командасында чыгыш ясап, СССРның спорт мастеры исеменә лаек булды. Быел гыйнвар аенда аның истәлегенә багышлап, "Зилант"та ачык волейбол ярышы үткәрдек. Мондый турнирларны, Татарстан һәм күрше төбәкләрнең иң яхшы командаларын чакырып, ел саен үткәрергә планлаштырам. Аның чираттагысы көз айларында үтәчәк: ноябрьдә Шамил абыйга 75 яшь тулган булыр иде. Кайчандыр үзем укыган мәктәп белән дә элемтәләрне өзмим. Быел да -инде дүртенче ел рәттән - күппрофильле лицейның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларына исемле стипендияләр тапшырырга җыенабыз. Яшьләрне укуга тартырга кирәк. Хәзерге вакытта - тормыш шулкадәр тиз үзгәргән заманда югары профессиональ дәрәҗәдә калу өчен даими уку, өйрәнү таләп ителә. Карагыз, Кукмарадан ике сәгатьлек юл аерып торган КамАЗда пилотсыз йөк машиналары чыгару өстендә эшлиләр. Икенче елга Мәскәү-Казан арасында тиз йөрешле тимер юл магистрале төзүгә керешәчәкләр. Пилотсыз технологияләр һәм коммуникацияләр белән бәйле дүртенче сәнәгать революциясе инде Кукмара янында ук! Тормыштан артта калмас өчен гел үз өстеңдә эшләргә, үзгәрергә, яңа максатларга омтылырга кирәк.
-Үз мисалыгызда моны ничек тормышка ашырасыз?
-Мин үземне сәяси өлкәдә сынап карарга телим: "Бердәм Россия" партиясеннән Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашачакмын. Бу көннәрдә төрле районнарда сайлаучылар белән очрашулар бара. 11 майда 17 сәгать 30 минутта Кукмара күппрофильле лицейда да халык белән очрашу планлаштырыла, анда райондашларыбыз белән якыннанрак танышу мөмкин булачак. Мин якташларымның уңышларына сөенеп, горурланып яшим. Сүз уңаеннан, газетагызның электрон вариантыннан район яңалыклары белән танышып барам. 16 апрельдә Казанда үткән теледебатларда чыгыш ясаганда да уңышларга ирешүдә районның эре предприятиеләрен мисал итеп күрсәттем. Үз поселогыңны пропагандалыйсың дип, кинаяләүчеләр дә булды, янәсе Дәүләт Думасына депутатлыкка омтылганда зуррак проблемалар турында сөйләшергә кирәк... Әмма мин үземне хаклы булганмындыр дип саныйм - зур илебез кечкенә авыллардан, Кукмара кебек поселоклардан башлана бит, Россиянең уңышка ирешүендә аларның да өлеше бик зур. Биредән без Мәскәү, Токио кебек олы шәһәрләрне яуларга старт алабыз. Бирегә без әти-әниләребез, туганнарыбыз янына кайтабыз һәм яңа казанышларга ирешү өчен көч алып китәбез.
-Рафаэль Зөфәрович, алга куйган максатыгызга ирешергә язсын. Сезгә зур уңышлар телибез.
Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев