Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик

Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча төркеме мәгариф, сәламәтлек, хокук саклау органнары, җир, милек мөнәсәбәтләре һәм башка өлкәләрдәге коррупция белән бәйле фактларны ачыклау максатында даими рәвештә оператив-тикшерү чаралары уздыра. 144 санлы, 12.08.95 елгы Федераль закон нигезендә дәлилләрне туплауны бары тик әлеге законда каралган органнар гына...

Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш буенча төркеме мәгариф, сәламәтлек, хокук саклау органнары, җир, милек мөнәсәбәтләре һәм башка өлкәләрдәге коррупция белән бәйле фактларны ачыклау максатында даими рәвештә оператив-тикшерү чаралары уздыра. 144 санлы, 12.08.95 елгы Федераль закон нигезендә дәлилләрне туплауны бары тик әлеге законда каралган органнар гына башкара ала. Узган ел районда коррупциянең 20 очрагы ачыкланган иде, быел - 4. Хәзерге вакытта алар буенча тикшерү эшләре бара. Район халкын полиция белән бергә ришвәтчелеккә каршы көрәшергә чакырабыз. Коррупция очраклары турында 02, 2-70-80 телефон номерлары аша район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып әйтергә була. Шулай ук хәбәрләрне kukmor-ovd@yandex.ru электрон адресына юлларга һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның үзенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев