Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәре бара
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 15 майга кадәр "Бүләк итү" акциясе узачак. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә: Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек); Хатын-кызлар бижутериясе; Уенчыклар, сувенирлар; Көнкүреш предметлары; Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре); Совет чоры техникасы; Бүләк ителгән экспонатлардан...
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 15 майга кадәр "Бүләк итү" акциясе узачак. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә:
- Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек);
- Хатын-кызлар бижутериясе;
- Уенчыклар, сувенирлар;
- Көнкүреш предметлары;
- Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре);
- Совет чоры техникасы;
Бүләк ителгән экспонатлардан 16 майда күргәзмә оештырылачак һәм "Эксклюзив" (иң уникаль предмет), "Иң борынгы предмет", "Легенда" (иң кызыклы тарихы булган предмет) номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев