20 апрель 2016 яңалыклары
-
Камышлы авылы зиратында өмә узачак
23-24 апрель көннәрендә Камышлы авылы зиратында өмә үткәрелә. Читтә яшәүче барлык авылдашларны да өмәгә көтеп калабыз. Рәдиф Тимергалиев
-
Кукмарада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды (җиңүчеләр исемлеге)
Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган ягыбызга апрель ае килде. Нәкъ менә шушы айда безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга аваз салган. Аның тууына быел 26 апрельдә 130 ел тула. Башкалабызда аның туган көненә багышлап төрле чаралар үтә. Районыбызның үзәк һәм балалар китапханәсе дә Тукаебызның туган...
-
Кукмара аграр көллияте коллективы РДКда концерт куйды (фото)
"Җыр белән хезмәтне бәйләп" дип исемләнгән халык иҗаты фестивален район Мәдәният йортында Кукмара аграр көллияте коллективы башлап җибәрде. Концертта җыр-биюләр дә, нәфис сүз, театраль тамаша, хәтта фокус та күрсәтелде.
-
Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәре бара
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда 15 майга кадәр "Бүләк итү" акциясе узачак. Музей үз фондын тулыландыру максаты белән түбәндәге предметларны кабул итә: Төрле чор кием-салымы ( милли һәм көндәлек); Хатын-кызлар бижутериясе; Уенчыклар, сувенирлар; Көнкүреш предметлары; Документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре); Совет чоры техникасы; Бүләк ителгән экспонатлардан...
-
Кукмара аграр көллияте студенты республикакүләм шигърият бәйгесендә беренче урынны алды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән республикакүләм вузара шигърият бәйрәме узды. Быел миллләттебезнең милли символына әверелгән бөек Тукайның 130 еллык юбилее. Шуңадырмы, әлеге чара, башка еллардан аермалы буларак, катнашучыларның саны һәм географиясе белән аерылып торды. Бәйрәмдә татарстанлылар гына түгел, Кытай,...
-
“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Әшрапова - “Яшел ут” конкурсы җиңүчесе
Яшел Үзәндә "Яшел ут" республика бәйгесенең финал өлеше үтте. Әлеге чарада "Ләйсән" балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлнар Әшрапова катнашты һәм 52 тәрбияче арасында икенче урынны алды. Гөлнар безнең бакчада быел өченче елын эшли. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк ул үзен тыйнак, гади, гадел, таләпчән, энергияле, оптимист, киңкырлы шәхес итеп танытты....
-
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмә-концертыннан фоторепортаж
-
Нормабашта зират чистарту өмәсе була
23-24 апрельдә Нормабаш авылы зиратын чистарту өмәсе була. Авылдашларны, якташларны өмәгә чакырабыз. Башлана сәгать 8.00дә.
-
Габдулла Тукайга багышланган кичәгә рәхим итегез
"Салават күпере" иҗат берләшмәсе әгьзалары, әдәбият сөючеләр игьтибарына! 25 апрельдә, 12 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә була. Рәхим итегез!
-
Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел
Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел. Гаиләсен таркатырга теләүчеләргә ярты ел көтәргә туры килмәгәе. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аерылышу тәртибен катлауландыру турындагы мәсьәләгә кире әйләнеп кайткан. Аерылышучылар санын ничек киметергә? Бу сорауга җавап бар инде. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне хуплаган....
-
Зур Кукмара мәктәбе тимурчылары булдыра!
Мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары хезмәт һәм тыл ветераны Шәрәпова Гайшә Шәрәп кызының хужалыгын чистартуда катнаштылар, дип хәбәр итте Рузия Хәнәфиева.