Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәйрәм белән!
Бәйрәмегез котлы булсын сезнең, Гүзәл кызлар, чибәр хатыннар! Гашыйк бит без сезнең барчагызга, Йөрәкләрдә сүнмәс ялкын бар. Без бит ирләр, уйнап-көлеп кенә, Чит-ятларга күзләр атабыз. Шатлык-кайгыларны бүлешергә Йөгерешеп өйгә кайтабыз. Үз өеңдә пешкән аш та тәмле, Ятсаң үзеңнеке диван да. Нишләтәсең, шулай яратылгач, Без бит - ирләр - бераз дивана....
-
Сөеклемә (шигырь)
Гомерем юлында Очрадың юлымда, Тормышым агышын нурладың. Күзләрең нур сирпеп, Яшәргә көч биреп, Яратып сыйпады кулларың. Һәрвакыт янәшә Янымда син яшә. Калдырма син мине ялгызым. Бәхетле киләчәк Һәрвакыт киләчәк, Янымда син булсаң, йолдызым. Син минем кояшым! Өметләр уятып, Яңадан яшәргә көч бирдең. Мәңгегә син диеп, Яратып һәм сөеп, Син диеп,...
-
Табигатьнең башы әйләнгән чагы! (шигырь)
Яз кояшы битен юган мәлдә, Чәчкәләре назга бирешкән... Талкайларым, башын түбән иеп, Су эчәләр ташкан инештән. Ташу килә...Үзәннәрне басып. Кошлар кайта туган ягына... Җырчы кошларымның моң авазы, Бәлзәм булып җанга ягыла. Төннәр төшне тәмләп күрә алмый, Таңнар ашыгып, көнне каршылый. Талгын җилнең иркә-үбүеннән Ләззәт били тәнне, тарсынмый. Язлар белән күңел...
-
Мин бүген дә сабый бер бала (шигърият)
Киләчәгем көтсен әле мине, Үткәннәргә уйлар юл ала. Мин бит әле җиргә яңа туган, Мин бит әле сабый бер бала. Күпме таулар мин менмәгән, Күпме юллар минем үтмәгән. Гүя һаман кулда тотам кебек Тормыш йомгакларын, сүтмәгән. Тормыш дәрьясына кердем генә... Аркылыга, буйга йөзмәгән. Тормыш үзе миннән җавап көтә, Сораулары аның...
-
Әтием көндәлеге (шигырь)
Әтиемнән калган көндәлекне Кулга алам, аны сагынсам. Үзе белән сөйләшкәндәй булам Дәфтәр битләренә кагылсам. Аның белән үткәннәргә кайтам, Атлар җигеп йөргән чакларга. Аннан китәм, кулга мылтык алып, Илне дошманнардан сакларга. Сугышларда күргән михнәтләрен Укый алмыйм, күзләр яшьләнә. Күпме җаннар шунда ятып калган Өлгермәгән килеш яшәргә. Җиңү парадында булган әти, Күз...
-
Кәҗәләнеп тормыш бармас (шигырь)
Менә Кәҗә елы да Артка чигенеп калды. Нихәтле кәҗәләнсә дә, Маймыл өстенлек алды. Әйдәгез әле, дусларым, Бераз фәлсәфә сатыйк. Шушы кәҗә елына Кабат әйләнеп кайтыйк. Кемнәр нинди кәҗәлекләр Эшләде бу елларда? Нинди мөгезләр чыгарып Йөрдегез сез юлларда? Эшкә соңга калдыгызмы, Кәҗә күк киреләнеп? Диван кочаклап яттыгызмы, Уйланып-икеләнеп? Иртәгә эшләрмен, диеп...
-
Вакытсыз вафат булган Илнар Камалиевка багышлана
Соңгы юлга озата бардык сине Тыңлый-тыңлый моңлы җырларың. Үзәкләрне өзеп яңгырады тавышың, Тетрәндереп йөрәк кылларын. Күптән түгел, әле кичә генә Басып тордың сәхнә түрендә. Китәсең бит инде мәңгелеккә Менеп җитми гомер үреңә. Күпме җырың калды җырланмыйча Сагыш тулы күңелең төбендә. Җырланмаган җырың нурлар сибеп Юлдаш булсын кара гүреңдә. Син бу...
-
Кышкы урман (шигырь)
Чиста, коры, саф һавасы белән Каршылады мине кышкы урман. Кар астында калган яшел алан Төрле җәнлек эзе белән тулган. Чыршы тирәсендә куян йөргән, Тәмле җимме әллә эзләгән? Тычкан эзләп төлке чабып узган, Аучы киткән аның эзеннән. Очратканмы аучы бу төлкене, Юлы аның бүген уңганмы? Куян белән төлке бик күп быел,...
-
Тагын бер ел кала тарихта (шигырь)
Акрын гына йомшак карлар ява, Җирнең йөзен күмеп аклыкка. Телибезме яки каршымы без - Тагын бер ел кала тарихта. Туктап тормый вакыт бер минут, Үтә көннәр, үтә гомерләр. Килеп җитте кабат яңа ел, Бәйрәм итә барча кешеләр. Мул табыннар, тәмле ризыклар, Чыршы исе, җемелди утлар. Яңа елның төне онытылмаслык Бүләк...
-
Бер җылы сүз ишетәсе иде (шигырь)
Кошлар өчен - агач, бөркетләрнең Кунар өчен була кыясы. Сине аңлар ярың булса гына Балкып яна гомер кояшы. Кимсетсәләр сине бер дә юкка, Әллә кая килә китәсе. Иелгән баш, сынган күңелеңә Ак каенны терәк итәсе. Әрәм үткән көннәр төшәр искә, Үткән булыр еллар тезелеп. Үкенечтән әрнеп сызлар җаның, Тик яшьләрең...
-
Читен икән яшәүләре синсез
Тормыш сукмагында абынганда - Егылмадым, бирдең кулыңны. Изге теләкләрең теләп көн дә Бәхетләргә күмдең юлымны. Күрсәң дә син күпме авырлыклар Саклаганда гаилә учагын. Җил-давылдан көчле калкан булды Синең назың, синең кочагың. Ныклы терәк булды киңәшләрең, Тойдым һәрчак кулың җылысын. Рәхмәт сиңа, әнкәй. Барысы өчен Рәхмәтемнең сиңа олысы. Хәзер инде кемнәр...
-
Кайттым соңгы туеңа (шигърият)
Әнием - Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлыйм. Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп, Кертмәгән дә идем уема. Кайттым, әнкәй, ләкин бу юлы мин Кайттым синең соңгы туеңа. Нигә икән инде шулай иртә Бик ашыгып дөнья куярга? Утырырга иде әле түрдә, Балаларың ясар туйларда. Безне сөендереп яшәр чакта Туктап калды кинәт йөрәгең. Мин соңладым, әнкәй,...
-
Яшәү бүләк иттең (шигърият)
Минем өчен янып-көюләрең Йөрәгемдә йөртәм барысын да. Фәрештәгә, әни, тиңлим сине, Мин бурычлы мәңге каршыңда. Якты кояш сиңа нурын сипсен, Шатлык белән тусын иртәләр. Тормыш күгең һәрчак аяз булсын, Җилләр иссен сине иркәләп. Сау-сәламәт кенә бул, әнием, Матур булып атсын таңнарың. Минем өчен, әни, үзе бәхет Тоеп яшәү янда син...
-
Армиягә китә егетләр (шигырь)
Көз дә җитте, кошлар очып китте, Китте алар җылы якларга. Армиягә китә егетләр дә Туган җирне, илне сакларга. Тик бер генә елга китә егет, Бик тиз үтеп китәр бу вакыт. Ата-ана өчен ун ел кебек, Алар көтәр улын сагынып. Тыныч булсын берүк илебез, Яхшы хезмәт телик аларга. Ир-егетнең изге бурычы...
-
Коточкыч фаҗига (бәет)
Без самолетта инде, очабыз Тиздән очрашырбыз, көтегез, диде алар. Мизгел эчендә коточкыч хәл, Яңа гына бәхетле иде бит алар. Көтелмәгән хәсрәт 31октябрь иртәсендә. Я, ничек, кайсына ышанырга?! Туган-тумачага, якыннарга Йөрәкнең иң түрендә куша яхшыга юрарга. Ничек акылдан язмаска Көткән ата-ана, балага. Газизләре юкка чыкты мизгел эчендә. Ничекләр соң сезгә ярдәм...