Сөеклемә (шигырь)
Гомерем юлында Очрадың юлымда, Тормышым агышын нурладың. Күзләрең нур сирпеп, Яшәргә көч биреп, Яратып сыйпады кулларың. Һәрвакыт янәшә Янымда син яшә. Калдырма син мине ялгызым. Бәхетле киләчәк Һәрвакыт киләчәк, Янымда син булсаң, йолдызым. Син минем кояшым! Өметләр уятып, Яңадан яшәргә көч бирдең. Мәңгегә син диеп, Яратып һәм сөеп, Син диеп,...
Гомерем юлында
Очрадың юлымда,
Тормышым агышын нурладың.
Күзләрең нур сирпеп,
Яшәргә көч биреп,
Яратып сыйпады кулларың.
Һәрвакыт янәшә
Янымда син яшә.
Калдырма син мине ялгызым.
Бәхетле киләчәк
Һәрвакыт киләчәк,
Янымда син булсаң, йолдызым.
Син минем кояшым!
Өметләр уятып,
Яңадан яшәргә көч бирдең.
Мәңгегә син диеп,
Яратып һәм сөеп,
Син диеп, яшим мин, сөеклем.
Илдар ТИМЕРГАЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев