Табигатьнең башы әйләнгән чагы! (шигырь)
Яз кояшы битен юган мәлдә, Чәчкәләре назга бирешкән... Талкайларым, башын түбән иеп, Су эчәләр ташкан инештән. Ташу килә...Үзәннәрне басып. Кошлар кайта туган ягына... Җырчы кошларымның моң авазы, Бәлзәм булып җанга ягыла. Төннәр төшне тәмләп күрә алмый, Таңнар ашыгып, көнне каршылый. Талгын җилнең иркә-үбүеннән Ләззәт били тәнне, тарсынмый. Язлар белән күңел...
Яз кояшы битен юган мәлдә,
Чәчкәләре назга бирешкән...
Талкайларым, башын түбән иеп,
Су эчәләр ташкан инештән.
Ташу килә...Үзәннәрне басып.
Кошлар кайта туган ягына...
Җырчы кошларымның моң авазы,
Бәлзәм булып җанга ягыла.
Төннәр төшне тәмләп күрә алмый,
Таңнар ашыгып, көнне каршылый.
Талгын җилнең иркә-үбүеннән
Ләззәт били тәнне, тарсынмый.
Язлар белән күңел бер дулкында!
Канатланып гизә дөньясын!
Табигатьнең башы әйләнгән чагы!
Тик соңгысы гына булмасын...
Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев