3 март 2016 яңалыклары
-
Хәлил белән Галия(бану) ник кавышмый?
Сәер дә хис инде бу мәхәббәт! Хис дип матурлап әйтү генә ич, мәхәббәт - психик халәт, тайпылыш, чир ул дип тә әйтәләр. Бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Мәхәббәт, һәрбер психик авыру кебек үк, дәвага бик авыр бирелә, күңелгә тирән җәрәхәт сала, кешенең үз-үзен тотышы, гомумән, язмышы белән идарә...
-
Авылыбыз горурлыгы
Гүзәл затлар - хатын-кызлар бәйрәмен һәр елны зурдан кубып билгеләп үтәләр. Минем дә әлеге көн уңаеннан безнең балаларыбызга, оныкларыбызга белем ачкычы бирүче Хәлимә Мөхәммәтгалиевага газета аркылы бүләк ясыйсым килде. Ул - тирән белемле, зиһенле, бик тырыш ханым. Гомере буе Зур Сәрдек мәктәбендә тарих фәнен укытты. Үзенең катлаулы, авыр хезмәтендә зур...
-
“Әни, мин кайттым” дип, башка әйтмәм инде”
Теләче районы Баландыш авылында яшәүче Миләүшә Нәҗипова әле бүген дә кайгы утларында яна. Типсә тимер өзәрдәй 19 яшьлек улын эшкә озатып кала ул, ә кичен исә йөрәк парәсенең җансыз гәүдәсен генә кайтаралар. Саба аграр көллиятенең өченче курсын тәмамлап йөргәндә фаҗигале рәвештә үлә Илфар. Инде моңа бер елдан артык вакыт узса...
-
Табигатьнең башы әйләнгән чагы! (шигырь)
Яз кояшы битен юган мәлдә, Чәчкәләре назга бирешкән... Талкайларым, башын түбән иеп, Су эчәләр ташкан инештән. Ташу килә...Үзәннәрне басып. Кошлар кайта туган ягына... Җырчы кошларымның моң авазы, Бәлзәм булып җанга ягыла. Төннәр төшне тәмләп күрә алмый, Таңнар ашыгып, көнне каршылый. Талгын җилнең иркә-үбүеннән Ләззәт били тәнне, тарсынмый. Язлар белән күңел...
-
Китапханә яңалыклары
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, "Нур" клубына йөрүчеләр өчен, "Җырдай моңлы Туган телем" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче туган телебез хакында сөйләп, презентация күрсәтте, "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. "Нур" клубына" йөрүчеләр тел темасына язылган шигырьләр укыды, мәкаль, табышмаклар уенына дөрес җаваплар...
-
"Хикмәтләр дөньясында" дигән фильм күрсәтеләчәк
3 март - Аман-Оштырма 4 март - Березняк 5 март - Камышлы Кино күрсәтү мәдәният йортларында сәгать 19.00да башлана. Барыгызны да көтеп калабыз! Килегез, үкенмәссез! Рәдиф Тимергалиев
-
Кукмарада кайбер таксистлар тәрбиясез
Бүген апамны автобуска озатканда булган вакыйга йөрәгемә тиде, хәтта борчылуымнан елап та алдым. Ник бу таксистлар халыкка шул кадәр бәйләнәләр икән?! Вокзал янында автобуска чыгар хәл юк, килеп җитәләр. Электричкадан төшсәң дә шул ук хәл. Кирәк кеше болай да аларның хезмәтләреннән файдалана бит. "Автобус белән барабыз", - дигән сүз өчен...
-
Сумнардан миллионнар җыела
Үзара салым программасында катнашып, һәркем яшәгән төбәген төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Бу чарада узган ел 29 җирлек катнашты. Элекке еллардан аермалы буларак, хәзер хөкүмәтнең ярдәме зур: үзара салым акчасына дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирә. 2015 елда район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион...