Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Кукмарада кайбер таксистлар тәрбиясез

Бүген апамны автобуска озатканда булган вакыйга йөрәгемә тиде, хәтта борчылуымнан елап та алдым. Ник бу таксистлар халыкка шул кадәр бәйләнәләр икән?! Вокзал янында автобуска чыгар хәл юк, килеп җитәләр. Электричкадан төшсәң дә шул ук хәл. Кирәк кеше болай да аларның хезмәтләреннән файдалана бит. "Автобус белән барабыз", - дигән сүз өчен...

Бүген апамны автобуска озатканда булган вакыйга йөрәгемә тиде, хәтта борчылуымнан елап та алдым. Ник бу таксистлар халыкка шул кадәр бәйләнәләр икән?! Вокзал янында автобуска чыгар хәл юк, килеп җитәләр. Электричкадан төшсәң дә шул ук хәл. Кирәк кеше болай да аларның хезмәтләреннән файдалана бит. "Автобус белән барабыз", - дигән сүз өчен бүген бер таксист бик дорфа итеп: "Йөзегезгә төкерәм мин сезнең", - диде. Аның мондый сүз әйтергә хакы юк иде дип уйлыйм. Таксистлар кеше белән эшлиләр, әзрәк булса да культура, тәрбия турында уйласыннар иде.

Роза, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев