Сумнардан миллионнар җыела
Үзара салым программасында катнашып, һәркем яшәгән төбәген төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Бу чарада узган ел 29 җирлек катнашты. Элекке еллардан аермалы буларак, хәзер хөкүмәтнең ярдәме зур: үзара салым акчасына дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирә. 2015 елда район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион...
Үзара салым программасында катнашып, һәркем яшәгән төбәген төзекләндерүгә үз өлешен кертә.
Бу чарада узган ел 29 җирлек катнашты. Элекке еллардан аермалы буларак, хәзер хөкүмәтнең ярдәме зур: үзара салым акчасына дүрт тапкыр күбрәк сумма өстәп бирә. 2015 елда район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион 399 мең сум акча кушылды. Мондый форсаттан файдаланмый калу мөмкин түгел, әлбәттә. Районыбыз җирлекләрендә күзгә күренерлек байтак эшләр башкарылды. Юлларны төзекләндерүгә 24 миллион сумнан артык, урамнарны яктыртуга 3 миллион сумга якын, су белән тәэмин итүгә 4 миллион сум чамасы, балалар мәйданчыклары төзүгә 3 миллион ярым диярлек акча тотылган. Газетабыз битләрендә без кайбер җирлекләрдә әлеге салым хисабына ниләр башкарылуын яктыртып барган идек инде. Бу юлы Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиев белән сөйләшеп алдык.
-Үзара салым акчасының күләме үткән елда бер кешедән 200 сум итеп билгеләнеп, барлыгы 154700 сум акча җыелды. Бу сумманың дәүләт ярдәме белән арттырылуы шактый гына бурычларны үтәргә мөмкинлек бирде, - диде ул.
Акча максатчан кулланылган: беренче чиратта су чыганакларын тәртиптә тоту турында кайгыртканнар. Җирлектә өч су башнясы буялган, ике будкасы профнастил белән тышланган, профнастилдан бер яңа будка эшләнгән, башнялар тирәли коймалар тотылган. Байлангар, Нормабаш авылларында берәр чишмә төзекләндерелгән. Сазтамакта халык көче белән балалар уен мәйданчыгы булдырылган, Байлангарда әле бу эшне төгәллисе бар. Әлеге мәйданчыклар өчен шугалак һәм атынчык алып кайтып урнаштырылган. Урам баганаларына энергия саклагыч яктырткычлар куелган. Юлларның начар урыннары тигезләтеп, вак таш түшәлгән.
-Алда хәл итәсе проблемалар җитәрлек әле, - ди җирлек башлыгы. - Үткән елда 395 мең сумнан артык үзара салым акчасы файдаланып бетмәгән иде, быел ул сумма чишмә төзекләндерүгә һәм, бу елда җыелачак салымны да кушып, калган су башняларын буяу, ремонтлау, тиешлесен алыштыру, территорияләрен әйләндереп алуга тотылачак. Урамнарга, шул исәптән Фәхретдин Заһидуллин урамына вак таш җәяргә, һәр авылга янгын гидрантлары куярга ниятләп торабыз.
Быел 6 мартта барлык җирлекләрдә үзара салым җыю турында янә референдум үткәреләчәк. Район үзәгендә бу сумма бер кешедән 300 сум итеп билгеләнсә, үзара киңәшләшеп, 800 сум итеп билгеләгән җирлекләр дә бар. Байлангар авыл җирлегендә, көндезге бүлекләрдә белем алучы студентлар һәм мәктәп укучыларыннан тыш, сайлау яшендәге һәркемнән 400әр сум җыярга исәплиләр. Бу нисбәттән хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев үзенең фикере белән уртаклашты:
-Ата-бабаларым яшәгән, үзебез гомер иткән, балачагымда ялан тәпи йөгереп йөргән урамнар, оныкларыбызга калачак җиребез минем өчен изге, кадерле. Авылны төзекләндерү, заманча уңайлыклар тудыру өчен үзебездән өлеш кертү - бик кирәкле, мөһим гамәл, дип уйлыйм.
Авылдашлары да бу фикерне хупламый калмас,
тәгаен. Башка җирлекләрдә яшәүче райондашларыбыздан да уңай фикерләр генә ишетергә туры килде.
-Үзара салым акчасына үткән елда авылыбыздагы юлларның яртысын ялт итеп төзекләндерделәр. 150шәр сум гына җыешкан идек, хөкүмәт ярдәм итмәгән булса, хәзерге заманда ул суммага әллә ни майтарып булмас иде. Быел үзара салым 500әр сум итеп билгеләнгән. Юлларның калган өлешен рәтләп бетерергә җыеналар икән. Үзебез өчен, үзебез йөрисе юллар өчен бит: ничек инде бу эштән читтә калмак кирәк? - диде Туембаш авылыннан Рәмзия Мотыйгуллина.
-Мин үткән елда пенсиямнән 200 сум түләдем һәм һич кызганмыйм: Кукмара уңай якка үзгәрә, үсә, төзекләндерелә, күзгә күренеп матурлана. Моңа минем дә аз булса да өлешем кергән бит, дип күңел сөенә,- ди лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Идия Миннеханова.
Исегезгә төшерәбез: референдумда иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев