Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Вакытсыз вафат булган Илнар Камалиевка багышлана

Соңгы юлга озата бардык сине Тыңлый-тыңлый моңлы җырларың. Үзәкләрне өзеп яңгырады тавышың, Тетрәндереп йөрәк кылларын. Күптән түгел, әле кичә генә Басып тордың сәхнә түрендә. Китәсең бит инде мәңгелеккә Менеп җитми гомер үреңә. Күпме җырың калды җырланмыйча Сагыш тулы күңелең төбендә. Җырланмаган җырың нурлар сибеп Юлдаш булсын кара гүреңдә. Син бу...

Соңгы юлга озата бардык сине
Тыңлый-тыңлый моңлы җырларың.
Үзәкләрне өзеп яңгырады тавышың,
Тетрәндереп йөрәк кылларын.
Күптән түгел, әле кичә генә
Басып тордың сәхнә түрендә.
Китәсең бит инде мәңгелеккә
Менеп җитми гомер үреңә.
Күпме җырың калды җырланмыйча
Сагыш тулы күңелең төбендә.
Җырланмаган җырың нурлар сибеп
Юлдаш булсын кара гүреңдә.
Син бу җиргә ялгыш түгел
Ходай кушкан өчен килгәнсең.
Булган җан җылыңны кызганмыйча
Моңнарыңа кушып биргәнсең.
Һәр туган көн саен искә алыр
Газиз әнкәң, әткәң, сеңелләр
Бүген җирдә нидер җитми кебек
Ятим калды әллә күңелләр.
Көтәр җырың кышның бураннары
Көтәр язлар, җәйләр җитсәләр.
Сагыныр күрше-тирә, туганнарың
Булган дуслар сине сөйсәләр.
Балкып, янып торган йолдыз сүнде
Кукмараның аяз күгендә.
Язмышыңа тигән зур сынаулар
Аямады сине бүген дә.
Яңа еллар җитә дип көткәндә
Салкын хәбәр керде өйләргә.
Йөрәкләрдә мәңге сакланырсың
Җырың кала сагынып сөйләргә.
Ашыктың син, уйда гына калды
Яңа елны каршы аласы.
Алда юллар, шул юллардан әле
Барасы да иде, барасы.
Дальфира ГАЛИМОВА

фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев