Изге чишмәм (шигырь)
Без картайдык инде, Син, саф чишмә, Агуыңны дәвам итәсең. Авылыма кайтсам, чишмәм, сине, Һич калдырып килми китәсем. Узган гомер зая кебек тоела, Синнән аерым еллар үткәнгә. Моның өчен безгә түгел, чишмә, Сугыш елларына үпкәлә. Ак син, чишмәм, көмеш суларыңны Килер буынга да бүләк ит. Сине саклап яшәтүчеләргә Дөнья-ахирәтлек савап бит!...
Без картайдык инде,
Син, саф чишмә,
Агуыңны дәвам итәсең.
Авылыма кайтсам, чишмәм, сине,
Һич калдырып килми китәсем.
Узган гомер зая кебек тоела,
Синнән аерым еллар үткәнгә.
Моның өчен безгә түгел, чишмә,
Сугыш елларына үпкәлә.
Ак син, чишмәм, көмеш суларыңны
Килер буынга да бүләк ит.
Сине саклап яшәтүчеләргә
Дөнья-ахирәтлек савап бит!
Рәвия САФИНА,
Кукмара бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев