1 май 2016 яңалыклары
-
Яшьрәк хатын кирәк
Һай, бу күңел дигәнең! Картаю белән һич килешергә теләми бит. Кайберәүләр үзләре турында һаман да яшь күренәм дип уйлыйлар, буыннарының катканын, тешләренең алынмалы икәнен сиздермәскә тырышалар. Илгә мәгълүм байларның яки сәхнә йолдызларының кыланмышларына исең китәрлек: бөрешкән карт бабайга әйләнделәр исә, бергә гомер иткән, балалар үстергән хатыннарын аерып, оныклары яшендәге гүзәлкәйләргә...
-
Кукмарада Россия Ветераннар партиясе тарафдарлары җыелыш үткәрде
Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә барлык төр ветераннарны берләштерү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүне тамырдан яңарту максатыннан, Россия Ветераннары Партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән "Ветераннар һәм яшьләр" форумы үткәрелде. Форумда Татарстанның 40 районныннан алты йөздән артык кеше катнашты. Биредә әлеге партиянең район җирлеге бүлек әгъзалары һәм тарафдарлары, Бөек Ватан...
-
Кукмаралылар “Ак калфак” оешмасының төбәкара форумында катнашты
Нократ Аланы шәһәренең "Спутник" мәдәният сараенда Бөтендөнья Татар конгрессы каршында оешкан "Ак калфак" оешмасының төбәкара форумы узды. Әлеге чара "Дуслык" газетасы журналисты Шәмсия Хәлимованың "Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны" дигән чыгышы белән башланды. Районыбызның баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Калфаклар, чигүле күкрәкчәләр, сөлгеләр, тастымаллар, намазлыклар форумның...
-
Изге чишмәм (шигырь)
Без картайдык инде, Син, саф чишмә, Агуыңны дәвам итәсең. Авылыма кайтсам, чишмәм, сине, Һич калдырып килми китәсем. Узган гомер зая кебек тоела, Синнән аерым еллар үткәнгә. Моның өчен безгә түгел, чишмә, Сугыш елларына үпкәлә. Ак син, чишмәм, көмеш суларыңны Килер буынга да бүләк ит. Сине саклап яшәтүчеләргә Дөнья-ахирәтлек савап бит!...
-
Кукмара гимназиясендә “Чын күңелдән сөйләшү” дигән кичә узды
Без Ч.Айтматов исемендәге гимназиядә белем алабыз. Инде менә алтынчы сыйныфны да тәмамлап киләбез. Гимназиядә уку безгә бик тә ошый. Әлеге уку йортында үз эшенә бирелгән, тирән белемле, балаларны яратып эшләүче укытучылар эшли. Уку җиңел бирелә, дип әйтмәс идек. Безнең сыйныфта 16 малай, 11 кыз белем ала. Соңгы ике ел эчендә...
-
“Күңелемдә яз” фестиваленнән җиңү белән!
Казанда "Күңелемдә яз" Рөстәм Яхин исемендәге III республика татар музыкасының конкурс-фестивале узды. "Вокал" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Ирек Хәммадиев - беренче, Илназ Гыйльметдинов өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. "Иң яхшы концертмейстер" номинациясендә укытучы Динара Мамкина өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Басу-кырларда учак ягучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак
Авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре башланып китте. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның матди яктан чыгымсыз ысулын куллана башладылар, ягъни мондый басуларны яндыралар. Кешеләр арасында да көл яшь үләннәрнең үсешен тизләтә дигән ышану яши, ә чынлыкта ярымтаркалган үсемлек калдыклары янган...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май һәм Пасха белән котлады
-1 Май бәйрәмен без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә каршы алырга күнеккән, - диелә котлауда. - Кемдер әлеге бәйрәм көннәрен язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт, әйләнә-тирәне чистарту эшләре белән мәшгуль. Мул табын артында әлеге бәйрәмнәрне үткәреп җибәрү дә безнең тормышыбызның җитеш, имин булуын күрсәтә. Эшләү, ял итү -...