Кукмарада Россия Ветераннар партиясе тарафдарлары җыелыш үткәрде
Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә барлык төр ветераннарны берләштерү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүне тамырдан яңарту максатыннан, Россия Ветераннары Партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән "Ветераннар һәм яшьләр" форумы үткәрелде. Форумда Татарстанның 40 районныннан алты йөздән артык кеше катнашты. Биредә әлеге партиянең район җирлеге бүлек әгъзалары һәм тарафдарлары, Бөек Ватан...
Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә барлык төр ветераннарны берләштерү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүне тамырдан яңарту максатыннан, Россия Ветераннары Партиясенең төбәк бүлеге инициативасы белән "Ветераннар һәм яшьләр" форумы үткәрелде. Форумда Татарстанның 40 районныннан алты йөздән артык кеше катнашты. Биредә әлеге партиянең район җирлеге бүлек әгъзалары һәм тарафдарлары, Бөек Ватан сугышында һәм башка сугыш һәрәкәтләрендә катнашучылар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгән ветераннар, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Казан юридик институты һәм Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының Казан Суворов училищесы курсантлары һәм укытучылары катнашты.
Россия Ветераннар партиясе төп максат итеп барлык төр ветераннарның мәнфәгатен кайгырту, барлык гражданнарның Конституцион хокукларын яклау бурычын куя.
Кукмарада Россия Ветераннар партиясе тарафдарлары җыелыш үткәреп, җирле район бүлегенә дистәләгән яңа әгъзалар кабул ителде. Партиянең җирле бүлеге рәисе итеп Азат Сабитов, урынбасары булып Зиннур Газизов. ревкомиссия рәисе итеп Миннәхмәт Зәкиевлар сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев