Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмара гимназиясендә “Чын күңелдән сөйләшү” дигән кичә узды

Без Ч.Айтматов исемендәге гимназиядә белем алабыз. Инде менә алтынчы сыйныфны да тәмамлап киләбез. Гимназиядә уку безгә бик тә ошый. Әлеге уку йортында үз эшенә бирелгән, тирән белемле, балаларны яратып эшләүче укытучылар эшли. Уку җиңел бирелә, дип әйтмәс идек. Безнең сыйныфта 16 малай, 11 кыз белем ала. Соңгы ике ел эчендә...

Без Ч.Айтматов исемендәге гимназиядә белем алабыз. Инде менә алтынчы сыйныфны да тәмамлап киләбез. Гимназиядә уку безгә бик тә ошый. Әлеге уку йортында үз эшенә бирелгән, тирән белемле, балаларны яратып эшләүче укытучылар эшли. Уку җиңел бирелә, дип әйтмәс идек. Безнең сыйныфта 16 малай, 11 кыз белем ала. Соңгы ике ел эчендә генә дә сыйныфыбызга чит мәктәпләрдән тугыз укучы килеп кушылды. Менә шундый чуар укучылар коллективын Гөлшат апа Хөснетдинова җитәкли. Ул безгә әле рус теле һәм рус әдәбиятыннан да белем бирә. Бик таләпчән, гадел укытучы. Безнең акыллы, тәртипле, белемле булып үсүебез өчен көчен бер дә кызганмый.

Сыйныфыбызда кичәләр еш уздырыла. Бу уку елында да күңелләрдә сакланып калырдай - "Чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән кичә булды. Аңа без гимназиябезне ике ел элек тәмамлап, инде бүген Ватан алдында үз бурычларын үтәргә өлгергән егетләр белән очраштык. Ул көнне, әле кайчан гына парта артында утырган егетләр, солдат формасыннан килеп кергәч, гимназиябез тагын да матураеп, яктырып киткәндәй булды. Укытучыбыз әйтүенчә, мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларының килүе - ул зур куаныч.

Кунакларыбыз безгә үзләренең армиядә күргәннәрен сөйләделәр, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Фәрхәт абый Гыйлаевка, үзләрен укыткан барлык укытучыларга рәхмәтле алар. Әнә бит, кунагыбыз Илназ абый Гайфиев та: "Гимназиядә яхшы әзерлек үткәнгә күрә, миңа хезмәт итү бер дә авыр булмады", - дип сөйли. Ул частька барып урнашкач та, бер-ике ай чамасы әти-әнисен, туганнарын, дусларын сагынып, юксынып яшәвен әйтеп үтте. Аннан инде солдатның һәр минуты көйләнгән булу аңа уйланып утырырга мөмкинлек бирмәгән. Хемәттәшләре белән бик тату хезмәт иткәннәрен, аларны инде сагынырга да өлгерүен әйтте. Аның үз-үзен тотышы, сүзләрен бик уйлап, төгәл җавап бирүе бездә, бигрәк тә малайларда, аңа карата соклану тудырды.

Кунагыбызның икенчесе, сыйныфташыбыз Рүзәлнең абыйсы - Рәзил абый Сәлихов иде. Ул безгә истәлек өчен төшереп алып кайткан диск ярдәмендә, үзе утырып йөргән зур техника, ракеталар турында бик кызыклы итеп чыгыш ясады. Кечкенәдән әти-әнисенә өй эшләрендә булышып, укыганда бер генә спорт ярышыннан да читтә калмыйча, чыныгып үскән егеткә хезмәт итү шулай ук авыр булмаган. Тик ул контракт буенча хезмәткә алынырга теләүче кызларга солдат хезмәтен киңәш итмәде.

Кунагыбызның өченчесе Раиф абый Дамашев иде. Кечкенәдән спорт уеннарында актив катнашканга күрә, ул да хезмәт итүнең авырлыгын тоймаган. Ул безгә ял вакытында шәһәр урамнарында машинада йөрүен бик тә мавыктыргыч итеп сөйләде. Чыннан да, егетләр сынатмаган, яхшы хезмәт иткәннәр, юкса алар командирларыннан рәхмәт хатлары алырлар идемени. "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", дигән сүзләр нәкъ менә егетләргә туры килеп тора да инде. Үзләре ипле, итәгатьле, күркәм, кыю.

Бик тә кызыксындырган сорауларга егетләр: "Үзең яхшы булсаң, армиядә сиңа да яхшы мөнәсәбәттә булалар, тәмле ашаталар, элеккеге кебек кыйнаулар ,җәберләүләр юк",- дип җавап биргәч, сыйныфташ малайларыбыз киләчәктә армия сафларында хезмәт итәргә теләкләре барлыгын белгерттеләр.

Кунак абыйларның ниятләре дә бик изге икән. Алар алга таба да халык иминлеген, ил тынычлыгын сакларга әзерләнүләрен, моның өчен шушы өлкәдә белем алырга теләкләре барлыгын әйттеләр. Очрашу безгә бик ошады, дулкынландыргыч та, матур да кичәбез җылы мөгамәләдә тәмамланды.

6 сыйныф укучылары исеменнән Язгөл Самигуллина һәм Нәзилә Шәрәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев