Басу-кырларда учак ягучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак
Авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре башланып китте. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның матди яктан чыгымсыз ысулын куллана башладылар, ягъни мондый басуларны яндыралар. Кешеләр арасында да көл яшь үләннәрнең үсешен тизләтә дигән ышану яши, ә чынлыкта ярымтаркалган үсемлек калдыклары янган...
Авыл хуҗалыгы тармагында язгы кыр эшләре башланып китте. Соңгы елларда кайбер хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар басуларны корыган үсемлек калдыкларыннан, салам, печән чүпләреннән, камылдан чистартуның матди яктан чыгымсыз ысулын куллана башладылар, ягъни мондый басуларны яндыралар.
Кешеләр арасында да көл яшь үләннәрнең үсешен тизләтә дигән ышану яши, ә чынлыкта ярымтаркалган үсемлек калдыклары янган вакытта туфракның гумус катламын юкка чыгара. Нәтиҗәдә әлеге участокта туфрак ярлылана, уңдырышлылыгы кими. Икенче яктан, контрольдән чыккан янгыннар торак пунктларга, башка биналарга, кешеләрең сәламәтлегенә дә зыян салырга сәләтле.
2015 елның ахырында Россия хөкүмәте янгынга каршы көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Шуннан чыгып, хәзер басу-кырларда учак ягу тыела, әлеге кагыйдәне бозучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак.
Рафис НИЗАМИЕВ, "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев