Кая барыш? (шигърият)
Кемнәр соң без, кая барыш безнең, Нигә тукталганбыз бу җирдә?! Килә, китә халык, вокзал кебек, Мәңге калмый монда беркем дә. Әйе, вокзал кебек - бар карагы, Бар хәерче һәм бар бае да. Бар ашыгып китеп баручылар, Көтүчеләр дә бар җай гына. Ялгыз килеп, ялгыз гына китә, Кабат очрашырмы танышлар? Мәңгелеккә...
Кемнәр соң без, кая барыш безнең,
Нигә тукталганбыз бу җирдә?!
Килә, китә халык, вокзал кебек,
Мәңге калмый монда беркем дә.
Әйе, вокзал кебек - бар карагы,
Бар хәерче һәм бар бае да.
Бар ашыгып китеп баручылар,
Көтүчеләр дә бар җай гына.
Ялгыз килеп, ялгыз гына китә,
Кабат очрашырмы танышлар?
Мәңгелеккә юлдаш була микән
Җирдә табып, сөеп кавышкан?
Кемнәр соң без, безнең кая барыш,
Ник бу җирдә әле тукталдык?
Бер ял итеп алыр өченме соң,
Юлларнымы әллә бутадык?
Килүгә үк нәфес дигән шайтан
Мал җыярга кушып котырта.
Кайсы ташый машинасы белән,
Кемдер капчык белән шудырта.
Талашабыз әллә ниләр әйтеп,
Иң акыллы гүя син генә!
Читләр кайгысына сөенәбез,
Явызлыкның җитеп чигенә.
Җыйган маллар кала бит өелеп,
Алып китәр өчен юк әмәл.
Дөнья малы дөньялыкта кала,
Алыр нәрсә тик кылган гамәл.
Кемнәр соң без, кая барыш безнең,
Нигә тукталдык соң без монда?
Ныклыгыбыз сынар өчен микән
Мәңгелеккә бару юлында?!
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев