Кая барыш? (шигърият)
Кемнәр соң без, кая барыш безнең,
Нигә тукталганбыз бу җирдә?!
Килә, китә халык, вокзал кебек,
Мәңге калмый монда беркем дә.
Әйе, вокзал кебек - бар карагы,
Бар хәерче һәм бар бае да.
Бар ашыгып китеп баручылар,
Көтүчеләр дә бар җай гына.
Ялгыз килеп, ялгыз гына китә,
Кабат очрашырмы танышлар?
Мәңгелеккә...