Шомарган “биш”лек (булган хәл)
Байтак еллар буе авылдан Кукмарага килеп эшләдем мин. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: юл йөрү бер дә рәхәт нәрсә түгел, бигрәк тә капка төбеннән үк утырып китәрлек үз машинаң булмаса. Кар-буран, күшектергеч салкын яңгыр димичә, берәр рәхимле бәндәсе туктамасмы дип, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп, юл кырында басып торасы. Бияләй эчендә -...
Байтак еллар буе авылдан Кукмарага килеп эшләдем мин. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: юл йөрү бер дә рәхәт нәрсә түгел, бигрәк тә капка төбеннән үк утырып китәрлек үз машинаң булмаса. Кар-буран, күшектергеч салкын яңгыр димичә, берәр рәхимле бәндәсе туктамасмы дип, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп, юл кырында басып торасы. Бияләй эчендә - сорасалар, түләргә дигән биш сумым. Туксанынчы авыр елларда бик кадерле иде ул акча. Машинага утыргач, үземне уклау йоткандай тотмыйм, шоферын сөйләштереп барам. Башын бутап, уйларын төп темадан - түләү мәсьәләсеннән читкә җибәрсәм, акча сорамас, мин әйтәм. Инде төшеп калыр вакыт җиткәч, шул газиз биш сумымны сузган булып кыланам үзем. Алмаса, и-и, сөенәм инде! Машина китеп баргач, шулкадәр рәхәтлек кичерәм, юл буе борчылып баруларым юкка чыгып, күңел шатлык белән тула: биш сумым тәки янга калды бит, дим. Кайчак айлар буе бушка барып-кайтып йөрим шулай. Бер танышым мине очраткач, "Теге биш тәңкәң һаман исәнмени әле? Бияләй эчендә әвәләнеп йөри торгач, инде шомарып беткәндер", - дип рәхәтләнеп көлде.
Гел уңай гына килеп тормады шул: кайчак әлеге акчамны бармак араларына кысып тоткан көе генә мыштым гына төшеп калырга маташканда "Ник түләмисең?" дигән тавыш туктата иде. И-и, кызганып кына чыгарам бияләй эченнән шул биш сумымны. Кәеф кырыла инде! Машина күздән югалгач та әле кыенсыну-читенсенү тойгылары күңелдән китми. Баемас әле минем биш тәңкәм белән, дип юатырга тырышам үземне.
Машина йөртүчеләрнең берсе шундый бер шома егетне утыртып баруы турында сөйләде:
-Егет төшәргә җыенганда, түләргә оныттың бит, дигән идем. Түләрлек булсам, автобуска утырып йөрер идем мин, дип авызымны япмасынмы!
-Абау, оятсыз икән! - дип җавап бирдем нәфрәт белән. Булдыра алганча матур итеп елмаеп, рәхмәт әйтеп, аннары мин дә төшеп калдым.
Бер хатын сөйләгәннәрне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА тыңлап торды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев