Сыер асрыйсыңмы, кәҗәме – дәүләт ярдәм күрсәтә
Фермерларга грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү буенча программаларны тормышка ашыру башланды. Бу программалар белән кабат таныштырып чыгу өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинага мөрәҗәгать иттек. - Чулпан Абдулловна, быел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программалар да каралган икән. Иң элек шуларны аңлатып үтсәгез иде....
Фермерларга грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү буенча программаларны тормышка ашыру башланды. Бу программалар белән кабат таныштырып чыгу өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинага мөрәҗәгать иттек.
- Чулпан Абдулловна, быел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программалар да каралган икән. Иң элек шуларны аңлатып үтсәгез иде.
- Яңа программаларның берсе өч яшьтән өлкәнрәк бияләрне асрау өчен кирәкле азык сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау белән бәйле. Моның өчен быелның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкны исәпкә алу кенәгәсендә бия күрсәтелгән булу, аңа кирәкле азык (печән, салам, сенаж, катнаш азык, премикслар) сатып алу чыгымнары булу, бияне ел ахырына кадәр саклау өчен йөкләмә кабул ителү кирәк. Субсидия 1 атка 3 мең сум исәбеннән бирелә, аның күләме сатып алынган азык бәясенең 70 процентыннан артырга тиеш түгел. Районга субсидияләр Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә. Бия асраучыларга субсидия бирү буенча районга каралган гомуми лимит - 555 мең сум. Яңа программаларның тагы берсе сыерларга ветеринар профилактик чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән. Субсидия 1 сыерга 300 сум исәбеннән бирелә. Аны алу өчен дә хуҗалык кенәгәсендә сыер күрсәтелгән булу шарт. Әлеге программа буенча районга 1 миллион 332 мең сум лимит бирелгән. Шәхси мал хуҗалары сыерларны ясалма орлыкландыру буенча да дәүләт ярдәменнән файдалана ала. Ул бер сыерны орлыкландыру өчен 350 сум исәбеннән бирелә. Районга бирелгән лимит күләме - 804 мең сум.
- Нәселле кәҗәләр алу өчен дә дәүләт ярдәм күрсәтә. Ул күпме күләмдә каралган?
- Яңа сатып алынган һәр нәселле ана кәҗә өчен 8 мең сум исәбеннән субсидия бирелә. Аның өчен дәүләт нәсел регистрында теркәлү турында таныклыгы булган нәсел хуҗалыкларыннан 2016 елда кәҗә сатып алынырга, аны 5 ел дәвамында асрарга йөкләмә төзелергә, нәселле кәҗәләр саны биштән дә артык булмаска тиеш. Шулай ук товарлылыклы һәм нәселле таналар, бер бозаулаган сыерлар сатып алу чыгымнары да каплана. Субсидияләр сатып алынган һәр мал исәбеннән түбәндәге күләмдә бирелә.
- товарлылыклы таналар яки беренче бозау аналарына - 15 мең сум;
- нәселле таналар яки беренче бозау аналарына - 20 мең сум. Әлеге программада катнашу өчен юридик зат статусы булган авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән быел нәселле яки товарлылыклы терлек сатып алу, аны 5 ел асрау турында йөкләмә кабул ителү, сатып алынган мал саны шулай ук биштән артмаган булуы кирәк.
- Кош-корт асраучылар өчен дәүләт ярдәме каралганмы?
- Әйе, быелның 1 гыйнварыннан 1 июньгә кадәр тавык, күркә чебиләре, каз-үрдәк бәбкәләре сатып алу чыгымнарының да бер өлеше каплана. Субсидия бер күркә яки каз бәбкәсе өчен 100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен 80 сум, бройлер чеби өчен 30 сум исәбеннән бирелә. Субсидия күләме бәбкә-чебеш бәяләренең 50 процентыннан артырга тиеш түгел. Акчалата ярдәм алу өчен чебеш-бәбкәләрне республика территориясендәге авыл хуҗалыгы кош-кортлары үрчетү белән шөгыльләнүче, теркәлү үткән хуҗалыклардан сатып алу, сатып алынган чеби-бибиләрнең бер айга кадәрле һәм аларның саны 50 дән 100 башка кадәр булулары чеби, үрдәк бәбкәләрен ике ай, каз бәбкәләрен һәм күркәләрне 4 ай саклау турында йөкләмә төзелү белән бәйле шартлар үтәлергә тиеш. Әлеге программа буенча районга бирелгән лимит күләме - 800 мең сум.
- Мини-фермалар төзү чыгымнарын каплауга юнәлдерелгән программа быел да дәвам итәме?
- Әйе, дәвам итә, аның буенча районга 2 миллион 600 мең сум лимит каралган. Субсидия алу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
- тулысынча яки яртылаш төзелгән мини-ферма булу. 8 сыер асрау өчен мини-ферманың 2015 елда, 5 сыер сыешлы булса - быел төзелә башланган булуы шарт;
- хуҗалык кенәгәсендә быелның 1 гыйнварына сыерлар саны булу: 8 сыер сыешлы мини-ферма өчен - кимендә 3 баш, 5 сыер сыешлы мини-ферма өчен кимендә 2 баш мал;
- мини-ферманы субсидия алган көннән соң 6 ай эчендә төзеп бетерү һәм 8 сыер сыешлы мини-ферма өчен өстәмә 5 баш, 5 сыер сыешлы мини-ферма өчен өстәмә 3 баш сыер булдыру турында йөкләмә;
- булган малларны 5 ел дәвамында саклау турында йөкләмә.
Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министралыгы сайтының "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр" бүлегендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев