1 апрель 2016 яңалыклары
-
"Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында “Угыз банкы” бозаулар ашата
"Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында яңа туган бозауларны саклап калу, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Биредә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар да моңа инанды. Әле үткән ел гына Кукмара егетләре Рифат Әхмиев белән Марсель Басыйровларның тырышлыгы белән "Үрәсбаш" хуҗалыгында кечкенә бозауларны электрон җайланма ярдәмендә ашатулары турында язган идек. Быел әлеге егетләр яңа...
-
Кукмарада март аенда 7 исерек шофер правасыз калган
Март аенда Татарстан юлларында килеп чыккан 285 юл-транспорт һәлакәтендә 19 кешенең гомере өзелгән, 324е тән җәрәхәтләре алган. "Кукмарада 33 юл фаҗигасе булды, өч һәлакәттә зыян күрүчеләр бар. Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 7 шофер тоткарланды", - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.
-
Кая барыш? (шигърият)
Кемнәр соң без, кая барыш безнең, Нигә тукталганбыз бу җирдә?! Килә, китә халык, вокзал кебек, Мәңге калмый монда беркем дә. Әйе, вокзал кебек - бар карагы, Бар хәерче һәм бар бае да. Бар ашыгып китеп баручылар, Көтүчеләр дә бар җай гына. Ялгыз килеп, ялгыз гына китә, Кабат очрашырмы танышлар? Мәңгелеккә...
-
Шомарган “биш”лек (булган хәл)
Байтак еллар буе авылдан Кукмарага килеп эшләдем мин. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: юл йөрү бер дә рәхәт нәрсә түгел, бигрәк тә капка төбеннән үк утырып китәрлек үз машинаң булмаса. Кар-буран, күшектергеч салкын яңгыр димичә, берәр рәхимле бәндәсе туктамасмы дип, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп, юл кырында басып торасы. Бияләй эчендә -...
-
Наил Табанаков: “Чәчкәдән соң байтак кызлар булды инде”
Республика клиник хастаханәсе якларында таксига утырдым. Күземә күренәме дип торам, рульдә - популяр җырчы Наил Табанаков! Форсатны кулдан ычкындырмыйча гына сөйләшеп алдык. - Наил, таксист булып кайсы оешмада эшлисең? - Рәсми рәвештә эшләмим, "бомбила" мин. 1998 еллардан хезмәт хакын аракы белән түли башладылар. Өч айга тугыз тартма аракы бирделәр. Шуннан...
-
Сыер асрыйсыңмы, кәҗәме – дәүләт ярдәм күрсәтә
Фермерларга грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү буенча программаларны тормышка ашыру башланды. Бу программалар белән кабат таныштырып чыгу өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинага мөрәҗәгать иттек. - Чулпан Абдулловна, быел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программалар да каралган икән. Иң элек шуларны аңлатып үтсәгез иде....