"Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында “Угыз банкы” бозаулар ашата
"Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында яңа туган бозауларны саклап калу, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Биредә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар да моңа инанды. Әле үткән ел гына Кукмара егетләре Рифат Әхмиев белән Марсель Басыйровларның тырышлыгы белән "Үрәсбаш" хуҗалыгында кечкенә бозауларны электрон җайланма ярдәмендә ашатулары турында язган идек. Быел әлеге егетләр яңа...
"Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында яңа туган бозауларны саклап калу, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Биредә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар да моңа инанды.
Әле үткән ел гына Кукмара егетләре Рифат Әхмиев белән Марсель Басыйровларның тырышлыгы белән "Үрәсбаш" хуҗалыгында кечкенә бозауларны электрон җайланма ярдәмендә ашатулары турында язган идек. Быел әлеге егетләр яңа туган бозауларны тукландыруга тагын яңалык керткәннәр. Алар ясаган "Угыз банкы" угыз сөтен махсус туңдыргычта туңдыра, кирәк чагында җебетә, тиешле температурага кадәр җылытып бирә ала.
- Сыердан савып алынган угыз сөтен төрле авыруларга каршы тикшерәбез һәм шешәләргә тутырып аны туңдыргычка куябыз. Яңа туган бозауга беренче сәгатьләрдә үк дүрт литрга кадәр угыз сөте бирелергә тиеш. Бозау сыердан имгән вакытта җитәрлек күләмдә туклана алмый, бары тик туклыклы матдәләрнең 20 процентын гына ала, шешәдән имезгәндә бу күрсәткеч 60 процентны тәшкил итә, ә әлеге җайланма белән аның иммунитеты 90 процентка ныгый, - дип аңлатты "Кукморагрохимсервис" оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев. - Әмма әлегә, күргәзмәдән күргәзмәгә йөреп, үзебезнең бозауларны ашатырга җай чыкмады.
Бу көнне егетләр әлеге җайланманы үзләре дә тәүге тапкыр кулланып карадылар. Вакытын белеп кенә яңа туган бозауга бер литр ярымлы ике шешә угыз сөте эчертелде. Егетләр үзләре дә каушап киттеләрме - бозау беренче мәлдә карышып маташты. "Тәҗрибәле терлекче бер җаена төшсә, моның әллә ни авырлыгы юк", - дип аңлатты белгечләр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин да һәр чыгышында яшь бозауларны дөрес тәрбияләү турында искәртеп килә, әмма калыплашкан хуҗалыкларга кысалардан чыгып китү авырдан бирелә. Бәлки, менә шундый заманча яңа технологияләр кайбер хуҗалык җитәкчеләрен кызыксындырып җибәрер?!
Соңгы елларда республиканың күп кенә районнарында малларны бәйләмичә асрау алымын кулланалар. Район башлыгы Сергей Димитриев та: "Әтнә районында булдык. Анда бер терлек тә бәйдә түгел", - дип билгеләп үтте. Биредә дә әлеге тәртипне керткәннәр. Мал торагына салам җәелгән, азык салынган. Абзарны берничә айга бер тапкыр трактор ярдәмендә чистарталар икән. Малларны исә саф һавага утарларга чыгарганнар.
Үрәсбашлылар терлек азыгын аксымга баетуның да иң арзан вариантын уйлап табып, аны да куллануга керткәннәр. Алар терлек маен эретеп, акбур, солы, көрпә белән болгатып бирәләр. "200 башка 10 килограм терлек мае кирәк, аның бер килограммы 14 сум тора, ә чит илнекен сатып алсаң - 100 сум", - дип исәпләп күрсәтте Валерий Тимофеев.
Семинарда катнашучы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр, районда терлек азыгының анализын ясау өчен лаборатория булдырылса иде, дигән тәкъдим белән дә чыктылар. Киләчәктә сөт саву буенча беренчелекне бирмәсәк, анысы да уңай хәл ителер, дип белдерде район җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев