Ярышларда 41 команда көч сынашты.
Район эчке эшләр бүлегенең җыелма командасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы чемпионатында беренче урынны яулады.
Ярышларда 41 команда составында 122 хезмәткәр катнаша. Район данын Гөлнара Хәбибуллина, Инсаф Назыйпов һәм Ильяс Исрафилов яклады. Алар ату, сугышу алымнары буенча көрәш һәм 1000 метрга йөгерүдә үзләренең осталыкларын сынады.
Нет комментариев