Хәниф абый озак еллар «Урал» хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли.
Олыяз авылында 67 ел буе иңне-иңгә куеп яшәүче Тәэминә һәм Хәниф Гобәйдуллиннар гаиләсендә бүген зур бәйрәм. Алар балалары, кияү-киленнәре, оныклары һәм туганнары белән берлектә Хәниф Минихан улының күркәм юбилеен — 90 яшен билгеләп үттеләр. Алар авылдагы хөрмәтле гаиләләрнең берсе.
Тәэминә апа озак еллар хуҗалыкта терлекчелектә эшләде, 24 ел дәвамында авылда абыстай булып торды. Ә Хәниф абый исә озак еллар «Урал» хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшләде. Хезмәте югары бәяләнде. Тырыш, булдыклы гаилә хуҗасы данлыклы итек басучы да иде, әле 75 яшенә кадәр бу эшне башкарды.
Район башлыгының Рәхмәт хатын юбилярга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тапшырды.
«Бүгенгедәй матур гаилә булып, тигезлектә әле озак еллар яшәргә насыйп булсын», — диде ул. Юбилярны туган көне белән котларга килгән «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хабибрахманов та Хәниф абыйның хезмәт юлын бәяләп, үзенең рәхмәтен белдерде.
— Хәниф абый — булдыра торган кеше ул! Бик яхшы эретеп ябыштыручы, бик яхшы балта остасы һәм бик яхшы итекче иде, — диде. — 75 яшенә кадәр балтасын ташламады һәм мунчада итек басты.
Җитәкче, тырыш кеше булдыгыз дип, юбилярга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, акчалата бүләген һәм хуҗалыкның истәлек бүләген тапшырды.
Хәниф абый Гобәйдуллинны юбилее белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, «Урал» хуҗалыгының профсоюз оешмасы рәисе Фәнзил Бариевлар да килгән иде.
«Җирлегебезнең горурлыгы, үрнәк гаилә, сез безнең үсеп килүче буын, яшьләр өчен тере тарих», — дип, алар да өлкәннәргә үзләренең хөрмәтләрен белдерделәр.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев