Бердәм команда — яхшы нәтиҗә: кукмаралылар «Алга, яшьармиячеләр!» уенында икенче урынны яулады
Спорт

Бердәм команда — яхшы нәтиҗә: кукмаралылар «Алга, яшьармиячеләр!» уенында икенче урынны яулады

Җитәкчеләре — Фәрхәт Гыйлаев.

Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәт Гыйлаев җитәкчелегендәге яшьармиячеләр төркеме Казан шәһәренең «Патриот» үзәгендә узган «Алга, яшьармиячеләр!» хәрби-спорт уенында катнашты.

Егетләр һәм кызлар, ярышларда лаеклы чыгыш ясап, гомумкоманда исәбендә икенче урынны яулады.

Ярыш программасына «Тигез сафларда тезелү», «Тактик медицина», «Ут сызыгы», «Хәрби-тактик эстафета», «Теоретик конкурс» кебек этаплар кертелә. Хәрби-спорт уеннары дулкынландыргыч мизгелләргә, көч сынашуга, команда белән бергә эшләүгә һәм иң яхшы нәтиҗәгә омтылышка бай була. Һәр катнашучы команда көченең бердәмлектә, дисциплинада һәм үзара ярдәмләшүдә икәнен күрсәтә.

Фото: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев