«Беренчеләр советы» — мәктәптәге үзидарәнең төп органы.
Соңгы вакытта райондагы актив, төрле юнәлешләр белән кызыксынучы яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» сафларына елдан-ел күбрәк кушылуын күзәтәбез.
Район яшьләре бүген нәрсә белән яши? Ни өчен кайчакта ирекле эшләү теләге бурычка әйләнә? Бу хакта Бөтенроссия хәрәкәтенең муниципаль координаторы Гүзәл Шакирова сөйләде.
— Гүзәл Тәлгатовна, иң элек укучыларыбызга аңлатып китик әле: «Беренчеләр хәрәкәте» нәрсә ул?
— «Беренчеләр хәрәкәте» — балалар үзләре тәкъдим иткән һәм Россия Президенты тарафыннан хупланган, Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы. Ул илебезнең төрле төбәкләрендәге мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерә. Анда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәркем үз теләге белән кушыла ала. Безнең миссия гади һәм аңлаешлы: Россия белән бергә булу, кеше булып калу, бердәмлектә, хәрәкәттә һәм беренчелеккә омтылу. Хәрәкәтнең эшләү принцибын аңлау мөһим: бүгенге балалар — идеяләр генераторы, ә без, өлкәннәр, аларга шул идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәбез.
— Хәрәкәтнең юнәлешләре бик күп. Эшчәнлек нинди принципларга нигезләнә?
— Барлыгы 13 юнәлеш бар, шуңа күрә һәркем күңеленә якын шөгыль таба ала. Федераль блоклар арасында мәгариф, фән, хезмәт, мәдәният, волонтерлык, патриотлык, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия, экология һәм туризм бар. Ә Татарстанда уникаль үзенчәлек — ул 13нче «Туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр» дигән юнәлеш. Бөтен эшчәнлек 12 кыйммәткә нигезләнә. Алар арасында тормыш һәм кешенең кадер-хөрмәте, ныклы гаилә, дуслык, игелеклелек һәм тарихи хәтер кебек мөһим кыйммәтләр бар.
— «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашу балага яңа дуслар табудан тыш, тагын нәрсә бирә? Күп кенә әти-әниләр моңа шикләнеп карый.
— Хәрәкәттә катнашу балаларга бик күп мөмкинлекләр ача. Беренчедән, үз проектларын тормышка ашыра алалар. Балалар үзләре идеяләр тәкъдим итә, ә без аларга бу юнәлештә булышабыз. Икенчедән, ресурс ярдәме бар. Грантларда катнашып, мәктәпләр һәм клублар заманча җиһазлар белән тәэмин ителә: квадрокоптерлар, 3Д-принтерлар, робот техникасы өчен җыелмалар һәм башка кирәкле җайланмалар ала. Өченчедән, федераль дәрәҗәдәге мөмкинлекләр ачыла.
Безнең балалар масштаблы «Аҗаган 2.0», Екатеринбургта узучы Яшьләр фестивалендә катнаша һәм илнең төрле төбәкләреннән килгән яшьтәшләре белән аралашалар. Ә инде тагын бер күңелле мөмкинлек — волонтерлык эшчәнлеге өчен расланган сәгатьләр. Алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирә.
— Быелның иң истә калырлык чаралары турында сөйләгез әле.
— Безнең иң яраткан проектларыбызның берсе — «Ура, авылга!». Бу — авыл җирлегендә балалар өчен оештырылган көндезге ял лагере. Проектның төп максаты — уеннар аша балаларны Татарстан халыкларының туган телләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Җәен әлеге проект районыбызның берьюлы өч җирлегендә оештырылды. Оштырма Юмья авылында балалар — удмурт, Починок Кучукта — мари, ә Зур Кукмарада татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннан таныштылар. Лагерьга 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар кабул ителде.
Шулай ук анда, җирле балалар белән беррәттән, каникулга әбиләренә кунакка кайткан кыз-малайлар да ял итте. Иң мөһиме — ул тулысынча бушлай үткәрелде.
— Идеяләрне кайдан аласыз? Яшүсмернең нәрсә теләгәнен ничек аңларга?
— Идеяләр юктан барлыкка килми — алар аралашу һәм фикер алышу нәтиҗәсендә туа. Моның төп сере — балаларның үзләреннән сорау. Без даими рәвештә сораштырулар үткәрәбез, очрашулар оештырабыз. Анда балалар үзләренең кызыксынулары, теләкләре турында ачыктан-ачык сөйли. Нәкъ менә шулай заманча форматларга ихтыяҗ туа: кызыксыз лекцияләр урынына квестлар, уеннар һәм җанлы әңгәмәләр кирәклеге ачыкланды. Яшьләрне активлаштырырга телисең икән — аларга үз фикерләрен әйтергә һәм тавышларын ишеттерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Бу — безнең төп принцибыбыз.
— Эшегездә каршылыклар да булмый калмыйдыр?
— Кызганычка каршы, төп проблемаларның берсе — игълан ителгән иреклелек белән гамәлдәге теркәлү тәртибе арасында аерма булу. Кайчак мәктәпләрдә балалардан Хәрәкәткә керүне, СНИЛС мәгълүматлары белән төрле платформаларда теркәлүне таләп итәләр, шул ук вакытта моның максатын һәм ни өчен кирәклеген аңлатып тормыйлар. Бу балаларда мәҗбүриләү тойгысы уята һәм каршылык тудыра. Моннан укытучылар да зыян күрә: аларга укыту белән шөгыльләнү урынына цифрлы системаларда төрле мәгълүматлар тутыруга вакыт сарыф итәргә туры килә.
Безгә шулай ук матди-техник база — кирәкле җиһазлар һәм эшләү өчен урыннар җитмәве дә кыенлык тудыра. Барлык мәктәпләр дә мондый мөмкинлекләргә ия түгел. Әмма мәктәп директорлары һәм җирле хакимият вәкилләре безгә теләктәшлек күрсәтеп, хезмәттәшлек итә, ярдәм күрсәтә.
— Хәзерге вакытта нәрсә өстендә эшлисез?
— Хәзерге вакытта төп юнәлешләрнең берсе — балалар үзидарәсен үстерү. Бөтен ил күләмендә, шул исәптән районыбызда да «Беренчеләр советы»на сайлаулар башланды. Бу — гади уен гына түгел, ә өлкәннәр сайлавына мөмкин кадәр якынлаштырылган тулы канлы сайлау кампаниясе.
Кандидатлар үз программаларын тәкъдим итә, сайлау алды кампаниясе алып бара, үз идеяләре турында сөйли. Тавыш бирү чын сайлау бюллетеньнәре һәм сайлау комиссияләре тарафыннан бирелгән махсус җиһазлар ярдәмендә үткәрелә.
— Бу совет ни өчен кирәк?
— «Беренчеләр советы» — мәктәптәге үзидарәнең төп органы. Аның әгъзалары уку йортының тормышында актив катнаша: чараларны планлаштыра, яңа катнашучыларны җәлеп итә, укучыларның мәнфәгатьләрен мәктәп директоры алдында яклый. Һәркемнең үз роле бар: рәис, аның урынбасары, төрле юнәлешләр буенча координаторлар. Мәктәпләрдәге сайлаулардан соң җирле «Беренчеләр советы»на сайлаулар узачак. Анда җиңү яулаган кандидат район яшьләренең мәнфәгатьләрен инде республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. Без балаларны җаваплылыкка, лидерларны дөрес сайларга һәм үз фикереңне якларга өйрәтәбез.
— Әле һаман икеләнүче балаларга нәрсә дип әйтер идегез?
— Яңалыктан курыкмагыз! «Беренчеләр хәрәкәте» — сезнең инициативагызны хуплый, идеяләрегезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган мохит. Әгәр сезнең скейт-парк төзисегез, үз авылыгыз турында фильм төшерәсегез яки сулыкларны чүп-чардан чистартасыгыз килә икән — безгә килегез. Монда сезгә кирәкле мөмкинлекләр бирерләр, остазлар һәм фикердәшләр табарга булышырлар. Иң мөһиме — беренче адымны ясау.
Фото: Гүзәл Шакированың шәхси архивыннан
Нет комментариев