27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне.
Һәр бала — йөрәктә
Райондашыбыз Илзирә Корбанова 40 елга якын шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар — 1987 елда тәрбияче вазыйфасына кабул ителгән. Шул вакыттан бирле ул үз һөнәренә тугры калып, инде берничә буын сабыйга белем-тәрбия бирә, аларның тәүге уңышларын күреп сөенә.
Бәйрәм алдыннан без Илзирә ханымның әлеге һөнәргә килү юлы, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре һәм еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе турында сөйләштек.
— Мин Кукмараның 1нче мәктәбендә укыдым. Сыйныф җитәкчебез Нәсимә Авзал кызының, һәр укучыны үз янына чакырып, киләчәктә кем булырга теләвебез белән кызыксынуы истә. Миңа: «Илзирә, син йомшак күңелле. Мәктәптә, я балалар бакчасында эшләргә тиешсең», — дип әйткән иде. Балаларны яратуым, алар белән аралашырга омтылуым, мөгаен, шул вакытта ук сизелгәндер, — ди тәрбияче.
Хыялына тугры калып, укытучысының да киңәшен истә тотып, Казандагы педагогия училищесына керә. «Берничә елдан дипломлы белгеч буларак туган ягыма кайттым һәм мине «Салават күпере» балалар бакчасына эшкә алдылар. 39 ел эчендә әлеге һөнәр тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде. Аны сайлавыма беркайчан үкенмәдем. Киресенчә, еллар узган саен үз эшемә тагын да ныграк тартылам», — ди ул.
Балалар бакчасында эшләү — сабырлык, игътибарлылык һәм зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларга һәр көнне яңа шөгыль өйрәтү, шатлыкларын уртаклашу, кирәк чакта юату өчен тәрбияченең йөрәгендә балага карата җылылык булу мөһим. Илзирә Рауфил кызы нәкъ менә шундыйлардан.
— Тәүге хезмәт елымда мине 4-5 яшьлек балалар төркеменә билгеләделәр. Аларны каршы алуым, һәрберсе белән танышуым бүгенгедәй хәтердә. Бер-беребезгә тиз арада ияләшеп, матур гына эшләп киттек. Еллар узгач, кайчандыр үзем тәрбияләгән балаларның ул-кызлары да минем төркемгә йөри башлады. Аларны да үстереп, мәктәпкә озатырга насыйп булды. 40 елга якын хезмәт юлымда 7-8 төркем баланың чыгарылыш кичәсен үткәрү бәхетенә ирештем, — ди Илзирә Корбанова. — Быел исә беренче кечкенәләр төркеме балаларын кабул иттем.
Тәрбияче күңелендә — балачак
Берсеннән-берсе кечкенә 1-2 яшьлек сабыйлар идән уртасына тезелешеп утырганнар да, бар игътибарларын тәрбияче апаларына юнәлткәннәр. Ник берсе еласын! Һәркайсы тыныч кына тәрбиячене тыңлый, аның һәр сүзенә колак сала, кушканын үтәргә тырыша. Апалары һәр сабыйга җылы итеп эндәшә, уен аша кызыксындыра. Малайлар башлыча машиналарга тартылса, кызлар күбрәк курчаклар белән уйный.
— Бакча тормышына, биредәге режимга ничек күнегерләр инде бу сабыйлар дип борчылган идем, сөбеханалла, беренче көннәрдән үк уртак тел таптык үзләре белән. Инде калак тотып ашарга да өйрәнеп киләбез, — ди әңгәмәдәшем. — Без, тәрбиячеләр, хәзер алар өчен икенче әни. Сменада алыштыручы хезмәттәшем Гөлназ Миннемуллина, кече тәрбияче Рәхимә Гыйльметдиновалар белән бергә һәр баланы үзебезнекедәй якын күреп, аларның һәр көнен игътибар һәм җылылык белән уздырырга тырышабыз. Сабыйлар да моны тоя, шуңадыр, йөгереп килеп кулларыбызга килеп сыеналар, иркәләнәләр.
Илзирә Корбанова сүзләренчә, тәрбияче һәрвакыт яңалыкка омтылырга, заман белән бергә атларга тиеш. Чөнки бүгенге балаларның кызыксынулары, дөньяны кабул итүләре дә башка.
— Без һәрдаим яңа алымнар өйрәнергә тырышабыз. Төрле һөнәри бәйгеләр дә тәҗрибә уртаклашырга, үзебезнең мөмкинлекләрне сынап карарга һәм яңа идеяләр белән танышырга ярдәм итә. 39 ел бакчада эшләү чорында «Ел тәрбиячесе» конкурсында дүрт тапкыр катнашып, лауреат дипломына ия булдым. Мондый чаралардан һәрвакыт ниндидер яңалык алып кайтам, — ди ул. — Әмма шунысы да бар: нинди генә заманча технологияләр кулланылмасын, балага карата җылы мөнәсәбәтне, игътибарны һәм ихлас аралашуны берни дә алыштыра алмый.
Еллар уза, балалар үсә, төркемнәр алышына, әмма тәрбияченең күңелендә аларның һәрберсе үз урынын саклый. Бүгенге кечкенә сабыйлар да, еллар үткәч, Илзирә апаларын җылы сүзләр белән искә алырлар. Чөнки балачакта бирелгән мәхәббәт һәм игътибар онытылмый.
Ләйсән Нуриева, бакча мөдире:
— Илзирә Рауфил кызы турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алабыз. Аны әти-әниләр дә, балалар да ярата, якын күрә. Ул һәр сабыйга аерым якын килә, холкын, үзенчәлекләрен исәпкә ала. Әти-әниләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирә. Күп кенә райондашларның балаларын нәкъ менә аның төркеменә китерергә теләүләре дә хезмәттәшебезнең эшенә булган хөрмәтне күрсәтә. Бу — тәрбияче өчен иң зур бәяләрнең берсе.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев