Татарстанда быел су коену сезонында 42 кешенең гомере өзелгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда быел су коену сезонында 42 кешенең гомере өзелгән

16 кешене, шул исәптән 8 баланы коткарып кала алганнар.

Быелгы су коену сезонында суда 42 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары — ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Бу су коену сезонында су объектларында 52 вакыйга булган. Узган ел шушы ук чорда 48 вакыйга булган. Бу сезонда 42 кеше һәлак булды, алар арасында 6 бала. Узган елның шушы ук чорында шулай ук 42 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт бала», — дип сөйләде Денис Мокеев.

Бу сезонда 16 кешене, шул исәптән 8 баланы коткарып кала алганнар.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев