Шәкерт булдык (шигырь)
Ак яулыклар ябып шәкерт булдык, Намаз укып гамәл кылабыз. Раббым - Аллаһ, динем - ислам дине, Кәгъбәтулла - безнең кыйблабыз. Нур тавында гасырларны нурга төреп, Җәбраил фәрештә белән Коръән иңде. Үрнәк ал син, төзәт кальбең Коръән белән, Рәсулүллаһ әхлагы Коръән иде. Иман китер, намазга бас син дә Аллаһ юлы итәр...
Ак яулыклар ябып шәкерт булдык,
Намаз укып гамәл кылабыз.
Раббым - Аллаһ, динем - ислам дине,
Кәгъбәтулла - безнең кыйблабыз.
Нур тавында гасырларны нурга төреп,
Җәбраил фәрештә белән Коръән иңде.
Үрнәк ал син, төзәт кальбең Коръән белән,
Рәсулүллаһ әхлагы Коръән иде.
Иман китер, намазга бас син дә
Аллаһ юлы итәр безне бик бәхетле.
Тәүбә кылыйк бүген, кичерер ул,
Рәхимле бит Аллаһ һәм шәфкатьле.
Ислам белән нурлансын бу фани дөнья,
Сәҗдә кылсын яше, карты, үсмерләре.
Лаек бул, дип расулебез өммәтенә
Мәчетләрдә сөйләсеннәр вәгазьләрне.
Раббыбызның мәрхәмәтен тоеп, белеп,
Өмет итеп аннан шәфәгатьне.
Юк чагында түзеп, сабыр итәм,
Булганына шөкер, канәгатьмен.
Һич уфтанмыйм юкка-барга, күңел тыныч,
Шатлык белән сөенеп басам намазыма.
Рәхмәтле мин Коръәнемә, мин бәхетле
Ислам динен, Аллаһ юлын тапканыма.
Күңелләрдә булган масаюдан,
Мин-минлектән, рәнҗеш, ачулардан
Саклар безне данлы ислам дине,
Чистартырлар Аллаһ, Коръән, Иман.
Юнәлеп син кыйбла тарафына
Һәркөн кичен, көндез һәм иртәсен
Төшермә син телдән, күңелеңнән,
Кабатла син иман кәлимәсен:
Ләә Иләәһә Илләлаһу
Мөхәммәдуррасулуллалһү!
Суфия МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев